Быел Киров өлкәсенә XV Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итү насыйп булды. Бәйрәм чаралары Нократ Аланы районында уза һәм төрле төбәкләрдән кунакларны, шулай ук югары дәрәҗәле рәсми затларны җыйды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе татарлары конгрессының региональ иҗтимагый оешмасына «Газель» автомобилен тапшырды. Ачкычны оешма рәисе Равил Нургалиев алды.