
Равил әфәнде сугыш өчен булмаган корал чыгаручы “Молот армз” саллы гына шәхси предприятие директоры һәм өлкәнең кануннар чыгару җыелышы депутаты. Бар эшләрен бергә кушсаң бер генә кеше ерып чыгарлык түгелдер, әмма аның тугры дуслары һәм ышанычлы ярдәмчеләре бар. Корбан бәйрәмен үткәрү дә аның фикердәшләреннән башка булмый. “ЭтноМир” милли-мәдәни үзәк хезмәткәре, “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе, төбәкнең “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Рәйсә ханым Мөхәммәтшина Корбан ашын бәйрәм кебек итеп үткәрүне үз өстенә алса, Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары, Вятка Аланы шәһәр думасы депутаты, “Минем документлар” күп функцияле үзәк директоры Руслан Бәдретдинов башка оештыру эшләрен башкарды.
– Корбан итеннән ризык әзерләү шәһәр мөселманнары үз итә торган “Апельсин” кафесына тапшырылды, өстәлгә башка ризыкларны мөслимәләр шурасы рәисе Миннегалләм абыстай Дәүләтшина белән сатып алдык, ул барсы хәләл булсын дип тырышты, – диде Рәйсә ханым. – Өстәл әзерләүдә яшьләр канатыбыз “Сәфәр” җитәкчесе Әлфия Фәләхетдинова һәм аның фикердәш кызлары, “Кояш нурлары” балалар ансамбле, шулай ук “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары булышты.
Табын “ЭтноМир” милли-мәдәни үзәгендә әзерләнде. Аның фойесы мөселман ашлары өчен яраклы түгел, әмма мәҗлесне алып бару йөкләнгән Әхмәдулла хәзрәт Хәкимуллин моны гаепләми кабул итеп алыгыз дип дин күзлегеннән чыгып аңлатты. Аның вәгазе һәрвакыт күңелләргә үтеп керә торган була, чөнки ул сөйләр сүзенә чынбарлыктан чыгып тотына. Мөхтәрәм мәчет карты Фаиз ага Вәлиуллин да, һәрвакыттагыча мәгънәле итеп, хәзрәт сөйләгәнне дәвам итте. Алар икесе дә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп күргән зирәк акыллы затлар, дин белемнәрен һәм таләпләрен кешеләрне авыр хәлгә куймый, ә өметләндерә һәм канатландыра торган итеп күңел төпкелләрен сала белә.

Равил әфәнде корбанга ел да зур мал чалдыра, итен үз эшчеләренә һәм мәчетләр аша мохтаҗларга да тарата. Җыелган халык киң күңелле бала үстергән өчен аның әти-әнисенә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре ирешсен дип дога кылды. Корбан ашында Равил Нургалеев үзе булмады, әнисе Нурҗиһан ханым һәм тагын берничә башка якын туганнары да бар иде. Әмма Миннегалләм абыстай аларны аерып атамаса, мәҗлестә икәнлекләрен кеше дә белмәс иде. Менә шундый тыйнак зат үзләре. Ходай кабул итсен!
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкә “Ак калфак” җитәкчесе
Автор фотолары
