tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды
Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 31 май көнне, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев һ.б. катнашты. Очрашу барышында рәсми рәвештә Сабантуйны кабул итәчәк район 15 июнь көнне игълан ителәчәген әйттеләр. Әлегә Сабантуйны уздыру өчен Киров өлкәсенең Нократ Аланы һәм Малмыж районнары карала. 15 июнь көнне Пермь краеның Барда авылында узачак Бөтенросия авыл Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка Сабантуй символы тапшырылачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*