3 мартта Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәел авылында сигезенче тапкыр регионара “Нократ моңнары” фестиваль-конкурсы узды. Сәхнәдә Киров өлкәсе районнары үзешчәннәре белән берлектә ызандаш күршеләребез Балтач hәм Кукмара үзешчәннәре дә көч сынашты.
Югары дәрәҗәдә уздырылган җыр-бию бәйрәме бер сулышта узды. Быел беренче тапкыр “Үзем уйныйм – үзем җырлыйм” номинациясе дә өстәлде. Бу чара Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте hәм Малмыж районы мәдәният идарәсе белән берлектә уздырыпды.