tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-конкурсы узды
Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-конкурсы узды

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-конкурсы узды

2025 елның 15 февралендә Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә, Судостроитель мәдәният йортында 12 нче Төбәкара “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-конкурсы уздырылды. Бу чара Ватан саклаучылар елына һәм Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасының данлыклы гармунчы һәм жырчы Фән Валахметов истәлегенә багышланган иде. Фестивальдә Татарстан, Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән сайлап алынган гармунчылар, баянчылар, инструменталь, вокал һәм хореографик коллективлар чыгыш ясады.

Чараны Киров өлкәсе Нократ Аланы башлыгының мәдәният буенча ярдәмчесе Ирина Владимировна Петеримова, Киров өлкәсенең татарларының мәдәни мәгариф иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов һәм Судостроитель мәдәният йорты җитәкчесе Евгений Леонидович Перминов тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Беренче бүлектә кече яшьтәге гармунчылар һәм баянчылар көч сынашты. Аларга Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнир Гильметдин улы Галимов һәм Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Чарада өч төбәктән 200 дән артык чыгыш ясаучы катнашты.

Чыгышлар тәмамлангач, жюри әгъзәләре, Татарстанның атказанган җырчысы Алмаз Ишмуратов һәм Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов 1, 2, һәм 3 урын алган чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Төп бүләк һәм Гран-при дипломы Сосновка шәһәренең иҗат мәктәбе укытучысы, баянчы Радик Илфат улы Фалаховка тапшырылды.

Чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән КПК “Капуста” җитәкчесе Руслан Игоревич Камаловка, ТД “Усть Люга” генераль директоры Ильшат Валериевич Лукинга, шәхси эшмәкәрләр Валерий Иванович Смолюк, Владимир Анатольевич Альчиков, Рамазан Габдульнурович Гилязетдинов һәм Ильгиз Миннурахманович Хисматовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*