tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсеннән Гөлсинә Исламова: “Үзебезнең якларда да җир җимертеп эшлисе килә башлый”
Киров өлкәсеннән Гөлсинә Исламова: “Үзебезнең якларда да җир җимертеп эшлисе килә башлый”

Киров өлкәсеннән Гөлсинә Исламова: “Үзебезнең якларда да җир җимертеп эшлисе килә башлый”

Бүген, 5 июльдә, Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй чаралары башланды. Милли бәйрәмгә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән кунаклар һәм делегацияләр килде. Делегатларның берсе – Киров өлкәсеннән Гөлсинә Исламова. Гөлсинә Исламова мондый чаралар уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте

-Мондый чаралар безнең өчен бик кирәк. Шушындый матур бәйрәмнәрдә йөреп кайткач, үзебезнең якларда да җир җимертеп эшлисе килә башлый, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Гөлсинә ханым Киров өлкәсендә дә Сабантуйлар оештырылганын әйтте һәм милли бәйрәмнәрне үткәрергә ярдәм иткән өчен, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*