Киров өлкәсе татарлары конгрессы 27 сентябрь көнне Җир шары буйлап сибелеп яшәүче татарларга кушылып диктант язу оештырды. Вятка Аланы шәһәрендә “Победа” мәдәният йортына җыелдылар. Мәдәният йорты директоры Ирина Векшина моның өчен үз кабинетын бирде.

– Минем өчен бу тәкъдим көтелмәгән булды, – диде Миннегалләм абыстай. – Рәхмәт, башка абыстайлар да килде. Без бит инде илле еллар элек мәктәп бетергән кешеләр, янә диктант язу бик дулкынландыргыч булды, диделәр алар. Ана телебезне саклап калу өчен мондый чаралар бик кирәк. Шушы бергәләп язу да инде безне тагын да берләштерде дияргә була, чөнки язып бетергәч тә китми ни гомер сөйләшеп, аралашып утырдык.
Вятка Аланында диктант текстын укырга башта “Агроснаб” директоры Фәрит әфәнде Галиәхмәтовка әйтелгән иде. Ул шәһәрдә булмау сәбәпле килә алмыйм диде, текст уку түгел, үзем дә язар идем дигән теләк белдерде.
Вятка Аланында 13 кеше язса, Иске Пенәгәр мәчетенә ул көнне 22 кеше җыела. Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов диктант уку өчен ветеран укытучы Гөлнур ханым Садриеваны чакыра. Чит регионнарда яшәүче татарларга Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде. Гөлнур ханым башта, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, “Нечкәбил” әсәренең авторы каһарман әдип Абдулла Алишның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.

Диктант язучыларга Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Равил Нургалеев тарафыннан истәлекле бүләк тапшырылды.
Шәмсия Хәлимова,
Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары



 
					
				