Бүген, 20 декабрьдә, Киров шәһәрендә Нократ Җәмигъ мәчете реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев, Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе рәисе, мөфти Зөфәр Галиуллин, Киров өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, «Молот-Оружие» ҖЧҖ генераль директоры, Киров өлкәсе Татар конгрессы җәмәгать оешмасының рәисе Равил Нургалеев һәм башкалар катнашты.
Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында мәчетне реконструкцияләү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов ярдәме белән башкарылуын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, мәчетне ремонтлау өчен Татарстан Республикасы матди ярдәм күрсәтте.
Сәламләү сүзләреннән һәм котлаулардан соң, җыелганнар Коръән аятьләрен укыдылар, мөселман җәмгыятенең иминлеге, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык өчен дога кылдылар.
Чара Җомга намазы белән тәмамланды. Намазда катнашучылар Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге өчен рухи илһам һәм бердәмлек урыны булып хезмәт итәчәк яңартылган гыйбадәтханәдә яңадан җыелу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.