tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап саклаучылар
Китап саклаучылар

Китап саклаучылар

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение, төрле замана гаджетлары кешелек  тормышында зур урын алып барса да, китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Ник дисәгез, экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат кешене, аеруча баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнәсең. Ә китапханәченең төп бурычы – безне, ягъни укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үзе дә укырга яратучы, укучыны да бу күркәм сыйфатка җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш.

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар авыл китапханәчесе – сабыр һәм тыйнак, матур һәм ягымлы Ләйсән Садекова нәкъ менә шундыйлардан.

Туган авылы мәктәбен тәмамлап ул Кнәген инженер-экономика университетында икътисадчы-хисапчы белгечлеген үзләштерә. Дипломлы белгеч буларак, хезмәт юлын Уразавылда,  өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтү үзәгендә кадрлар белгече буларак башлый, берүк вакытта читтән торып югары белем ала. Соңрак  Лыскау, Түбән Новгород салым инспекцияләрендә эшли, башкалада да үзен сынап карый. Әмма ләкин шәһәр тормышын яратмаганга һәм туган авылының чын патриоты булганга ул яктагы тормышка күнегә алмый.

– Дөресен әйткәндә, кече яшьтән психолог булырга, кешеләргә файда китереп яшәргә хыялландым. Китапханәгә килгәч, хыялым тормышка ашты, чөнки мин төрле яшьтәге авылдашларымның кызыксынуларын исәпкә алып, төрле чаралар оештырам, эшемнән ләззәт алам.

Бик күпләр китапханәче – үз почмагында тыныч кына утырып китап укыган һәм аларны балаларга һәм яшьләргә киңәш иткән кеше дип саный. Әмма бу алай гына түгел. Нинди зур байлык арасында утыра бит алар! Китапны бернинди компьютерга да алыштырып булмый инде… Балачактан китапханәче белән укытучы минем өчен иң укымышлы, иң дәрәҗәле кеше булып санала. Бүген дә шулай.

Үзем китаплар яратканга һәм китапханәгә даими йөрүче булганга, биредә күп еллар намуслы хезмәт киткән, ничә буын пожарлыларга китапка мәхәббәт тәрбияләгән Рамилә апа Мостафинаның хезмәтен күреп һәрвакыт соклана идем. Ә инде ул лаеклы ялга китү сәбәпле, бу вазифаны миңа тәкъдим иткәч, чиксез шат идем һәм сүзсез ризалаштым. Туган авылымда хезмәт итә алуыма икеләтә бәхетле мин, – дип уртаклашты Ләйсән.

Бүгенге көндә китапханәнең фонды – 4158гә тигез, шуларның меңгә якыны – татар телендәге китаплар. Укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып, китапханәче үзәк китапханәгә яңа китаплар сорап заявка ясый. Димәк, ел саен фонд якынча ике дистә китапка яңартыла тора. Татар китаплары күбесе региональ татар автономиясе тарафыннан кайгыртыла. Ә менә пожарлылар яратып укыган “Туган як” газетасын бу юлы хөрмәтле авылдашлары Фаил әфәнде Хамзин үз исәбенә яздырткан.

– Ел саен февральдә үткәрелә торган “Дарите книгу” акциясе вакытында бик күп авылдашлар һәм шәһәрләрдә яшәүче якташлар күпләп китаплар бүләк итә. Аларны бик теләп алабыз, жанрларга бүлеп, үзәк китапханәнең комплектлау бүлегендә теркибез һәм кулланышка җибәрәбез, – ди Ләйсән.

Даими рәвештә көн саен бирегә ике дистәдән артык кеше йөри. Олыракларны татарча китаплар, матур әдәбият кызыксындырса, яшь буын күбесе энциклопедияләр, фантастикалар сорый. Мәктәп программасы буенча список белән китап артыннан килүчеләр байтак. Якынча ике дистә кеше “удаленные граждане” статусында. Аларга теләгән китапларын Ләйсән өйләренә ук илтеп тапшыра.

– Китапханәче булып икенче ел гына эшләсәм дә, бу һөнәр мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте, шулай ук тормышка да икенче караш тәрбияләде дияр идем. Мәктәптә укыганда классикларыбызны да тиеш булганга гына укыйсың бит инде, ә китапханәче булгач, аларны үзем өчен яңа яктан ачтым. Укучыны аерым бер китап белән кызыксындыра алу өчен, иң элек аны үзем укып чыгам.  Шәхсән үзем шигырьләр укырга яратам, аеруча Эдуард Асадов иҗаты ошый, ә инде татар язучыларына килгәндә, Зифа Кадырованың тормышчан, җанга үтәрлек әсәрләрен кызыксынып укыйм. Бу автор белән, күпләрне кебек ук, мине дә “Туган як” газетасы таныштырды, – ди әңгәмәдәшем.

“Хәзерге заман китапханәчесе нинди ул?” – дигән соравыма:

– Ул барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Кеше белән уртак фикер табарга, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиеш, – дип җавап кайтарды Ләйсән.

Яшь белгеч – аралашучан, тыйнак китапханәче булу белән беррәттән, мәдәни чараларны оста итеп оештыручы, режиссер сәләтләренә дә ия. Шунысын да әйтергә

кирәк, милләтпәрварлек – үз халкын яратучы һәм аның һәрьяклап үсүенә булышлык итүче сыйфаты эшендә матур нәтиҗәләрен бирә. Үзе яшәгән җирлекнең данын яклап округ, өлкә күләмендә уздырыла торган чараларда, акцияләрдә катнаша. Үзе дә төрле кичәләр оештыра, күргәзмәләр әзерли. Кыскасы, яшьнәп яши, гөрләтеп эшли,  укучыларын һәръяклап кызыксындыра белә.

Китапханәләр кешелекнең меңеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без Ләйсәнне, аның йөзендә барлык китапханәләр хезмәткәрләрен ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телибез! Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез рәхмәтле булсын, фондларыгыз баеганнан баесын, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә  якты ышаныч ныгыганнан ныгысын!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*