Быел май башыннан “Китап” радиостанциясен смартфоннарда мобиль кушымта аша тыңларга мөмкин.
“Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, әлеге радиода кызыклы әсәрләр яңгырарга тиеш. Ә әсәрләрне исә кеше үзе сайлый ала: социаль челтәрдә әсәрләр буенча турыдан-туры сораштыру бара. Анда газета-журналларда чыккан әдәби әсәрләр дә булырга мөмкин.
“Китап” радиосының Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче мобиль кушымталар эшләнгән. Кушымта зур күләмле түгел, димәк, телефонда урын алып тормаячак. Аны “Милли радио – Китап” сүзен язып табарга була.