Җиһаныбызның яшеллеккә күмелгән мәлендә Россия Федерациясе Президенты
Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм
арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995
елның 27 маенда – китапханәчеләр көне итеп билгеләп үтелә башлый. Сүзем
берничә ел гына китапханәче булып хезмәт күрсәтсә дә инде күп кенә
нәтиҗәләргә ирешкән Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы китапханәчесе Нурисә Мулланур кызы Боһабиева турында.
– Минем китапханәче булып эшли башлавыма бары ике ел гына булды әле.
Ләкин балачагымның күп вакыты китапханә белән тыгыз бәйләнгән дисәм дә
ялгыш булмас, чөнки минем әбием гомер буе китапханәдә эшләде. Мин бу
эшемне, эш буларак кына түгел, ә тормышымның бер тармагы кебек кабул
иттем. Чөнки бу китап- ханәдә әбием рухы яшидер ке-
бек тоелды. Аның берәнтекләп җыйган, саклап кала алган кайбер язулары,
әйберләре истәлек булып әле дә саклана. Аларны кадерләп саклап тотам, –
дип хатирәләргә бирелде Нурисә.
Мәктәпне тәмамлагач данлыклы Алабуганың мәдәни-агарту училищесына
китапханәчеләр бүлегенә укырга керергә китә ул. Аны тәмамлаганнан соң
яшь кызны туган авылы үзенә тарта. Балалар бакчасында 12 ел нәниләр
группасында тәрбияче булып эшли, ә аннан авыл хакимиятендә. Шушы
аралыкта 2006-2012 елларда читтән торып Казанның югары уку йортын тәмамлый.
– Һәрбер эшләгән тармагым тормышта ниндидер нәтиҗәләр калдырды. Тәрбияче
– балалар белән эшләү, авыл хакимиятендә – документ белән эш итү
тәҗрибәләр туплау мөмкинлеге бирде. Ә инде китапханәче алда әйтеп киткән
икесен бергә кушып эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә китерде. Кечкенәдән
китаплар укырга ярата идем. Ә менә хәзер инде шундый нәниләрне китап
укырга омтылдырырга тиеш мин. Ләкин, хәзерге замана баласын китап укуга
тарту җиңел димәс идем. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән
телевизор, компьютер, интернет – китап укуга булган ихтыяҗны бик нык
киметте. Әлбәттә, телевизор каршында утыру күпкә җиңелрәк.Чөнки укыйсы
да юк, уйлыйсы да юк.
Ләкин китап уку ул бөтенләй башка әйбер. Укыганда
геройлар белән бергә шатланып, бергә кайгырасың. Әле укып бетергәч тә
кат -кат әсәр турында уйлыйсың, төрле нәтиҗәләр ясыйсың. Бүгенге техника
заманында XXI гасыр китапханәчесе нинди? Әлбәттә, Wi-Fi,
Online,гаджитлар заманында да әлеге һөнәр үз актуальлеген югалтмый дип
әйтәсем килә. Шушы коронавирус вакытында мин бик күп нәрсәгә төшендем.
Кешегә интернет кына кирәк түгел, китап уку да кирәк икән. “Миңа укырга
берәр китап кына алып кайт әле”, – дип ничәмә-ничә кеше әйткәндер. Бер
дә авырсынмыйча рәхәтләнеп алып кайттым, – ди Нурисә.
Урамнан килеп кергән га- ди кеше генә китапханәче бу-ла алмыйдыр. Ул бер
яктан караганда яхшы психолог та булырга тиеш кайвакыт. Китапханәгә
килеп, синең белән үз итеп сөйләшеп китап алып китә икән, син үз эшеңне
булдырдың дигән сүз. Ә шулай да, замана белән бергә атлаучы китапханәче
турында сүз йөрткәндә ул универсаль булырга тиеш. Иске Пенәгәр авылында
китапханә белән берлектә экспонатларга бик бай музей эше дә алып барыла.
– Тормышымда, эшемдә төп киңәшчеләрем – минем әнием һәм сеңлем. Әни
китап укырга бик ярата. Миндә дә китапка карата ул мәхәббәт тәрбияләде.
Мин аңа бик рәхмәтле. Минем сеңлем шикелле кеше юктыр ул, – дип бары
җылы, туганчылыклы сүзләр белән генә сеңлесенә карата да рәхмәтләрен
белдерде Нурисә. – Ә менә әтием минем оптимист кеше. Менә дигән гармунчы
да әле дип, – бу юлы горурлык хисе белән әйтеп куйды ул.
Зур эшләр, төрле кичәләр алып барырга төп ярдәмчесе булган Зыятдин
хәзрәт турында да сөйләп китте Нурисә.
– Берәр чара үткәрергә уйласам, Зыятдин абыйга мөрәҗәгать итәм. Ул үзе
иганәчеләр таба. Бүләк итеп балаларга өләшергә китап- лар бирә. “Әгәр дә
гаиләгә китап керә икән, бала бу китапны тотып кына булса да карый.
Әнисеннән, яки әтисеннән аны укырга сорый. Шулай булгач, бала алып
кайткан китап өйдә укыла”, – ди ул. Зыятдин Мөхәррәм улы бик күп укый,
эзләнә, китапханәгә яңа китаплар исемлеген тулыландырырга ярдәм итә.
Безнең белән генә тыгыз элемтәдә тормый, мәчеттә дә бик зур эшләр
башкара, авылның тарихын өйрәнә, – дип куанды яшь китапханәче.
Хәзерге заман шаукымы – дистанцион укулар турында да сорамыйча кала
алмадым. – Дистанцион укулар тәҗрибә генә булып калсын иде. Бу вакытта
укучыларга: укытучылар һәм иптәшләре белән аралашу җитмәде, мәктәпне бик
сагындылар.
Нурисә тормышны матур яклары белән генә кабул итә. Әйләнә-тирәдәге бөтен
кешегә дә бик рәхмәтле ул:
– Авыл советына, мәктәп директорына, укытучыларга, балалар бакчасындагы
тәрбиячеләргә минем олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Балалар белән төрле
чаралар үткәрергә ризалыкларын биреп торалар, ачык йөз белән каршы алалар.
Иске Пенәгәр китапха- нәсенең ишекләре бикләнеп тормый. Мәктәп
балаларының гына яраткан урыны түгел, ә өлкән яшьтәгеләр дә бик теләп
киләләр монда. Чөнки һәр килгән кешене ачык йөз белән каршы алу, кызыклы
китаплар, кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү, яшь буынны китап укырга
өндәү Нурисәгә хас сыйфатлар. Алдагы вакытта да уңышлар сиңа, Нурисә!
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Фотолар гаилә архивыннан.
“Дуслык” газетасы.