Яркәү округы, Тархан авылыннан язабыз, безнең классташлар шикеллеләр юк булыр. 70 яшебезгә хәтле 5 елга бер күрешеп торабыз. Безне 5 нче класска кадәр Кәшифә апа укыткан иде, без аны тың яраттык. Аннары 5 нче класстан Нурлехаян апа Уразаева класс җитәкчесе булып китте. Аны да бик яраттык, яхшы, матур апа иде. Зур классларга чыгып киткәч, кая гына йөртмәде безне, җәйге каникулга чыксак, походка бара идек, анда совхозның сыер савучылары сыер савалар иде. Төнлә учак ягабыз, пароходлар карап утырабыз, көндез егетләр балык тоталар, ә без әниләрдән (алар ерак түгел сыер савалар) сөт алып киләбез. Уха пешереп ашыйбыз, сөтләп чәй эчәбез. Яңгыр явып китсә, машинага утырып әниләр янына кайтып китәбез. Болай палаткалар төяп җәяү йөрибез. Бик күңелле булган безнең класс, Нурлехаян апа шулай йөртә иде. Соңыннан 8 нче класста Надежда Павловна килде, аның белән дә күңелле яшәдек, кичләрен төрле уеннар уйнарга чыга идек. Ул вакыт магнитофон булмаган, патефон эзләп, Свердловский вальсның пластинкасын куеп өйрәнә идек. Бәйрәмнәрдә малайлар белән биергә өйрәтә иде, концерт куя идек. Безнең класс кызлары шаярып, тәнәфестә малайларның урамнан керүләренә, китапларын сумкаларыннан түгеп, юл ясап куя идек. Язын су чыккан вакыт Нурлехаян апаны малайлар күтәреп кертәләр иде, аның итегенең куныцы кыска иде.
Менә 2025 елның 23 февралендә без тагын күрештек, 20ләгән кеше булды. Шул вакытларыбызны искә алып, көлешеп бик күңелле утырдык. Без беренче класска 21 бала кергән идек, 9ыбыз юк инде. Аларны да сагынып исебезгә төшердек. Найлә Ваһапова бик яхшы әзерләнгән, программа бай булды, мәктәп турында җырлар җырладык. Минем иптәшем Әхәт Алимович баянда уйнады, биеп хәлебез бетте. Егетләребез безгә дә бүләкләр өләштеләр. Очрашуларны җәен үткәрсәң әйбәт, су буена барып балык тотып, ухалар пешерүләр нигә тора!
Бер елны Нургалиләрдә утырдык та, су буена киттек. Сулар төшеп, балык ашадык, җырлаштык. Иртәгәсен зиратка үлгәннәребезнең каберләренә барып кайттык.
Менә шундый безнең классташларыбыз.
Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА,
Төмән округы, Каскара авылы.
Чыганак: yanarish72.ru