tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожарда милләт аналары очрашты
Кочко-Пожарда милләт аналары очрашты

Кочко-Пожарда милләт аналары очрашты

Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны бик зур. Эшлекле, сәләтле, булдыклы  ханымнарыбыз бихисап безнең. Яше, һөнәрләре буенча төрле булсалар да, аларны бик мөһим һәм күркәм бер сыйфат берләштерә – барысы да хәлләреннән килгән тик туган телебезне, рухи мирасыбызны саклау, үстерү өчен янып, җан атып эшли. Шуның өстенә, асыл затларыбыз төп бурычлары – гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү турында да онытмый, бу вазифаны уңышлы алып бара.

Матур бер гадәт буенча, “Нижгарбикә” бәйгесе буласы көнне иртәнге якта өлкә татар хатын-кызларының җыеныүтә. Быел да ул шулай булды. 23 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортына Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән, Сергач, Спас, Кызыл Октябрь һәм Пильна округларыннан әлеге җыенга иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, телебез, милли мәдәниятебез сагында торучы 100гә якын аккалфаклы ханым җыелды.

Ел саен уздырыла торган бу җыенга, гадәттәгечә, Татарстаннан күренекле шәхесләр җәлеп ителә. Быел да хөрмәтле кунакларны – Чаллыда яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы, драматург, 15кә якын китап авторы Айгөл ханым Әхмәтгалиеваны, Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Нурзадәне, күп кенә конкурслар лауреаты, үзенчәлекле тавыш иясе, яшь һәм талантлы артист Илнур Еникеевны халык баянга кушылып җыр-бию, Сергач ягы татарларына хас булган такмаклар һәм чәкчәк белән каршы алды.

Делегатларның һәм кунакларның фойеларда Кочко-Пожарбалалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, Тукай клубы директоры Гүзәлия Шакерова тарафыннанкүңел җылысын кушып әзерләгән искиткеч кул эшләнмәләреннән тупланган бай күргәзмә экспонатлары белән танышу мөмкинлеге бар иде. Яндавишчалы Надирә Сәйфетдинова, сандык төбеннән чыгарып, әнисенең туганының әле үткән гасырда үзкуллап эшләгән әйберләреналып килгән иде, шулай ук биредә Кочко-Пожар клубыныңүзешчән сәнгатьтә катнашучылары куллана торган татар милли киемнәре дә тәкъдим ителде.

Җыен җирле клубның һәвәскәр артистлары Гөлнара Мусина, Алия һәм Эльмира Бәдретдиновалар башкаруында татар халкының “Шаулый урман” көенә җырлы-биюле музыкаль композиция  белән башланып китте. Аннары өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина чараны ачып җибәрде һәм делегатларны сәламләү өчен сүзне Сергач округыныңадминистрация башлыгы урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Курасовага тапшырды. Ирина Борисовна татар милләте, татар теленең киләчәге өчен рухи кыйммәтләрне саклап, аларны буыннан буынга тапшыручы, балаларны милли колоритны исәпкә алып тәрбияләүчеактив тормыш позицияле «Ак калфак» оешмасы вәкилләренә рәхмәт сүзләре белдерде, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында әлеге чараның әһәмиятен, мөһимлеген ассызыклады һәм киләчәк бәйрәмнәр белән котлап, исәнлек-саулык һәм тыныч күк йөзе теләде.

Спас округы депутатлар Советы рәисе Рамил әфәнде Салихҗанов үз чыгышында хатын-кызларыбызныңҗәмгыятьтә, татар милләтен үстерүдә, гореф–гадәтләрне, телне саклап калуда тоткан олы ролен ассызыклап, татар ханымнарын берләштерүче оешманың киң эшчәнлегенбилгеләп үтте һәм күп санлы проектларны тормышка ашыру  өстендә армый-талмый эшләүче, үз тирәсенә өлкә хатын-кызларын, шул исәптә яшь активистларны берләштерүче Зилә Ардинат кызына, аның алыштыргысыз ярдәмчеләренә һәм барлык үткәрелгән чараларда актив катнашучы аккалфакчыларга рәхмәтләрен белдерде.

Пильна округында эшләп килүче “Нур” иҗтимагый оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе, Кызыл Октябрь округы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Абдуллина актив ханымнарга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр, татар халкының мәдәни мирасын барлау, саклау һәм үстерүдә, шулай ук милли традицияләрне өйрәнүдә һәм аларны популярлаштыруга бәйле бәяләп бетергесез җаваплы эшләрендә уңышлар теләделәр.

Чаллы кунагы Айгөл Әхмәтгалиева хатын-кызларны җылы тәбрикләп, Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән кайнар сәламнәр җиткерде, һәр эштә дә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре ирештерде, ихлас теләкләрен юллады. Ул үзенең җанлы аралашу форматында узган эчтәлекле әңгәмәсен гаилә кыйммәтләренә багышлады. Гаиләдә хатын-кызның роле, тормыш дилбегәсен соңгы вакытларда үз җилкәсенә салуы турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты һәм, форсаттан файдаланып, чара катнашучыларының хатын-кыз, ир-ат темасына  уйлануларын, туган фикерләрен үзенең ВК яки ТГдагы социаль челтәрләрдәге шәхси битенә язып җибәрүләренсорады.

Айгөл ханым шулай ук иҗади эзләнүләре, хикәя-повестьларының язылу тарихларына да кагылып үтте, һәр барган җиреннән иҗаты өчен “азык” алып кайтуы һәм күбесе әсәрләренең тормыш чынбарлыгына таянып язылулары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Йомшак, ягымлы тавышлы, искиткеч мөлаем ханымны тамашачылар тын да алмый тыңлап утырды.

Җыен кысаларында иң актив эшләүче асыл затларыбыз, юбилярлар төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булды.

“Туган як” газетасы редакциясе гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы-2024” исеменә быел Дзержинск татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Зөһрә Абдулина лаек булган иде. Аңа Дипломны һәм махсус бүләк – гүзәл затларны сүрәтләгән матур  милли курчакны “Туган як”газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды. Әйтергә кирәк, җыен кысаларында Зөһрә ханым изү ясау үрнәкләрен күрсәтте һәм Нурзадә белән Айгөл ханымнарга хәтта әзер эшләнмәләр дә бүләк итте.

Милли мәдәниятне, татар халкының рухи традицияләрен торгызуга, саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өченБТК исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр юбилярлар Надирә Абдулганиева, Тукай клубы директоры Гүзәлия Шакерова, Сергач округының “Надежда” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге тәрбиячесе Галия Гришина, Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвина Иматова һәм рус Пожары мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Альбина Әндәрҗановага тапшырылды. Петрякслы актив ханым Рамилә Закирова һәм Кочко-Пожар мәдәният йорты художество җитәкчесе Гөлнара Мусина Федераль автономиянең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Җирле клубта мәдәни өлкәдә озак еллар хезмәт куйган һәвәскәр артистлар – Фаилә апа Курамшина, Асия апа Насибуллина, Адилә Үмәрова һәм бу юнәлештә шулай ук актив булган яшь ханым Алия Бәдретдинова мәдәният йорты җитәкчелеге тарафыннан калфакларга һәм өлкә автономиясе исеменнән кечкенә генә бүләкләргә ия булдылар. Барлык бүләкләнүчеләр хөрмәтенә сәхнә түреннән Нурзадә һәм Илнар Еникеев башкаруында матур җырлар яңгырады, тамашачылар аларның чыгышларын кайнар алкышларга күмде.

Хатын-кызларның очрашуы шунысы белән дә үзенчәлекле булды бу көнне – иң өлкән актив аккалфакчыга, “Ягымлы әбекәй” бәйгесе катнашучысы, 76 яшьлек моклокалы Хамдия Мостафа кызы Азизовага Зилә Ардинатовна шәхсән үзеннән махсус бүләк –  чәкчәк һәм мөселман календаре тапшырды.

Менә шундый җылы, рәхәт, дустанә атмосферада үтеп китте аккалфакчы ханымнарның чираттагы җыены. Бер очрашу – үзе бер гомер дигәндәй, төрле җирлекләрдән килгән хатын-кыз күзгә-күз очрашып бик теләп аралашты, туйганчы сөйләште, истәлеккә фотога төште. Гомумән, ул бик күркәм һәм оешкан төстә узды, һәр катнашучының күңеленә якты хәтирә булып кереп калды.

“Нижгарбикә” бәйгесе башланганчы, делегатлар өчен төшке аш оештырылды. Кайнар аш чыгымнарын тоткан өлкә татар автономиясенә, чәй табынын коруда финанс ярдәм күрсәткән, тамырлары белән Татар Моклокасыннан булган Пожар кияве Рәшит Хасановка, милли камыр ашларын пешерүгә үз өлешен керткән һәр хуҗабикәгә, клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәт!

Һәм, әлбәттә, бу масштаблы чараларның төп оештыручылары булган өлкә татар автономиясенә, аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасына, кунакчыл Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективына, мәгълүмати партнерларга, ерак араны якын итеп килгән Казан кунакларына, җыенда катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтләрбелдерәбез һәм киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып торабыз. Иң мөһиме – бергә булыйк, бергәләп эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була, милли мирасыбызны югалтмау, аны тагын да баетып, түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру – безнең уртак  бурычыбыз!

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

Илнар Садеков фотосы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*