Сургут шәһәрендә яшәүче Айнур белән Люция Исламовлар гаиләсе Когалымда булып узган “Уйна, гармун!” фестиваленең төп бизәге булды.
4 ноябрь көнне Когалымда булып узган фестиваль – конкурста Исламов Айнур уллары Адель(Әдел) һәм Әмир белән катнашып лаеклы урыннарга ия булдылар. Әмир беренчелекне яуласа, Адель ГРАН – Прига ия булып, акчалата 50 000 сум отты. Үзе кебек виртуоз уллар тәрбияләүче Айнур һәм Люция Исламовлар гаиләсе Сургут – Югра төбәгенә түгел, бөтен татар гаиләсенә үрнәк. Айнур, Люция, Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!