tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кол Шәриф мәчетендә Илфар хәзрәт Хәсәнов һәлак булган солдатлар рухына дога кылды
Кол Шәриф мәчетендә Илфар хәзрәт Хәсәнов һәлак булган солдатлар рухына дога кылды

Кол Шәриф мәчетендә Илфар хәзрәт Хәсәнов һәлак булган солдатлар рухына дога кылды

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә сугышларда шәһит булган солдатларны искә алдылар

Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар рухына дога укыды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан өйлә намазыннан соң Татарстанның башка мәчетләрендә дә сугышларда шәһит булган солдатар рухына дога кылдылар.

«1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Бүген Хәтер һәм кайгы көне. Бу сугыш бөтен гаиләләргә, милләтләргә кагылды. Берәүләр – аталарын, икенчеләре – ирләрен, өченчеләре – улларын, дүртенчеләре – оныкларын югалтты. Тылда да әби-бабаларыбыз көрәште: урман кистеләр, завод-фабрикаларда төн йокысына туенмыйча, ачлыктан интегеп эшләделәр. Алар рухына дога кылабыз», – диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Өйлә намазыннан соң мөфтинең беренче урынбасары Кол Шәриф мәчетендә дога кылды, теләкләр теләде.

«Газиз Аллам, сугыш хәсрәтеннән, сугыш афәтеннән ватаныбызны арындырып, ашаган ризыкларыбызның, эчкән чәйләребезнең рәхәтен тоеп яшәргә киләчәктә дә насыйп итсәң иде. Рәхмәтең зур, кодрәтең киң. Вафат булган солдатларга шушы көннәрдә укыган догаларыбызны, үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде», – дип теләде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*