Вагайда үткән Ураза бәйрәмендә районның төрле авылларыннан килгән дин кардәшләребез, милләт җанлы шәхесләребез күп булды. Шундый бәйрәмнәрдә байтак кына танышларыбызны, дус-ишләребезне, туган-тумачаларыбызны күрәбез. Кызыклы яңа очрашулар, танышулар да аз түгел.
Бу язмам шундый тәүфыйкълы, белемле, динле, милләт җанлы Фәүзия Дәүләтбаева турында.
Фәүзия Фәйзулла кызы тумышы белән Коллар авылыннан. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Төмәнгә 16 нчы училищега укырга китә. Аны уңышлы тәмамлый һәм индустриаль институтта 1.5 ел укый. Ләкин гаиләсенә, әти-әнисенә ярдәм итү кирәге тугач, укуны калдырып, комбинатка эшкә урнашырга туры килә. Кызганычка каршы, әтисе авырудан үлеп китә, Фәүзия апа әнисе янына туган авылына кайта. Монда ул булачак тормыш иптәше белән таныша һәм гомерен авыл белән бәйли.
Тормыш иптәше Нәҗип Хәлит улы белән менә инде бергәләшеп, иңгә-иң тотынып, пар аккошлар кебек, бер-берсенә ярдәм, таяныч булып яшәүләренә быел 50 ел тула. Апа белән абый ике кыз һәм бер егет тәрбияләп үстерделәр, белем бирделәр. Аларның да 8 балалары бар, Тубыл, Төмән шәһәрләрендә яшиләр, әти-әниләре янына еш кына килеп хәлләрен белешеп, ярдәм итешеп торалар. Бигрәк тә инде зур гаилә белән ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә җыелырга яраталар, авылда үткән Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә дә бергә булалар, актив катнашалар.
Фәүзия апа бик тә теләп, илһамланып Коллар авылындагы дини тормыш, иман йорты-мәчетләренең эше турында сөйләде:
– Минем дингә килүем очраклы булмады. Кечкенә вакытымнан бирле өебездә догалар, сүрәләр ишетеп үстем. Әниебез, изге җан, гел шулай безгә, балаларга, йокларга яткач, Коръәннең сүрәләрен яттан сөйли иде. Минем күңелемә, йөрәгемә моңлы, серле догалар сеңә барды.
Ә инде пенсиягә чыккач, вакыт та күбрәк, йөрәгең кушканны эшли дә аласың. Тубыл шәһәрендә яңа мәчет ачылганда, ислам нигезләренә укыту башлана дигән белдерүне ишеткәч, бер дә икеләнмичә курсларга укырга язылдым. Укытучыбыз Диләфрүз Газымова безне гарәп алфавитына өйрәтте. Мин инде иркенләп укый башладым, күп кенә сүрәләрне, сәгатьләр буе кабатлый-кабатлый, ятлап та куйдым. Миңа шулхәтле кызык булды монда, канатлар үсеп чыккандай хис иттем үземне. Курсларыбыз тәмамлангач, төркемебез белән мәркәзебез Казанга бардык. Атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе яныннан узганыбызда, Диләфрүз апа безгә шушы мәдрәсәне тәмамлаганын әйтте, һәм, озак уйлап тормыйча, шунда кереп, укырга керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеген белдек.
Менә мин, чыннан да, бәхетемә ирештем, хыялым тормышка ашты. 2016-2020 елларда читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыдым, белемемне артырдым, тирәнәйттем һәм кулыма иң зур бүләкне – ислам фәне укытучысы дигән дипломны алдым.
Шулай итеп Фәүзия апа үзләренең авыл мәчетендә хатын-кызларга «Ислам нигезләрен» укыта башлый. Тиз арада бик теләп гарәп алфавитын ятлыйлар, рәхәтләнеп Коръән сүрәләрен, догаларын укыйлар, гарәп саннарын да истә калдыра баралар. Дәресләре кызыклы үтә, чөнки апалар бик тырышлар, уңганнар, күпне өйрәнәселәре, беләселәре килеп кенә тора. Изге Рамазан аенда бергәләшеп ураза тоттылар, ифтарлар үткәрделәр, намазга тордылар. Әле мәчетнең рәсми ачылу тантанасы булмаса да, изге йортка көн саен халык агылып тора, чөнки монда күңелгә рәхәт, җанга сихәт, тынычлык алалар, бер-берсе белән ихластан аралашалар. Дәресләрдән, намазлардан соң, тормышларындагы яңалыклары турында сөйләшә-сөйләшә, тәмле чәйләр дә эчеп алалар.
Хөрмәтле Мансура апа Ишмөхәммәтовага, Минсифа апа Әйтнәковага, Розалия апа Тәүлетбаевага, Тимирбикә апа Сафаровага, Зифанур апа Маргановага, Әлфия апа Хәкимовага, Эльза апа Речаповага, Латыйфа апа Маргановага, Фатыйма апа Азисовага, Илнизә апа Сәетмәмәтовага укытучылары Фәүзия апа зур рәхмәтләрен белдерә.
Асия ЗИМАГУЛОВА,
Вагай районы, Казанлы авылы.
Рәсемнәрдә: Дәүләтбаевлар, мәчеттә.
Чыганак: yanarish72.ru