Әгерҗе районы яшь каләм осталарының XVIII “Көмеш каләм” фестивале Девятерня мәктәбендә узды. Районның 16 мәктәбеннән 60 укучы катнашты. Быел бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар: “Татаркино” учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Чаллы шәһәреннән “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире Резеда Гасыймова,”Көмеш каләм” фестиваленә нигез салучы Татарстанның атказанган укытучысы Гәүһәрия Шәймәрданова, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамова, районның бик күп танылган шәхесләре, татар теле укытучылары белән берлектә узды. Тормышларын иҗат белән бәйләгән Девятерня мәктәбенең чыгарылыш укучылары да кунакка чакырулы иде.
Фестивальне Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ачып җибәрде. “Быел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы Иж-Бубый мәдрәсәсенә — 240, Габдулла Бубига -150, Гобәйдулла Бубига — 155 еллык белән туры килде. Татар мәгарифенә килгәндә, безнең өчен бик уңдырышлы ел булды. Чөнки республикакүләм олимпиадаларда без 7 призлы урынга лаек булдык. Тарихта беренче тапкыр безнең районнан Исәнбай мәктәбе укучысы Гөлназ Мөэминова дөньякүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында гран-прига лаек булды”, — диде Вәсилә Гарәфетдин кызы.
“Мин бу мәктәпкә килгәндә, һәрвакыт дулкынланам. Монда минем әтиемнең рухы бар кебек тоела. Мәктәпнең әтиемнең исемен йөртүе минем өчен зур бәхет. Мин үзем дә гомер буе әтиемнең исем-фамилиясе белән атлыйм. Девятерня мәктәбендә Ләбиб Айтуганов премиясе булдырылганлыгын да беләм. Быел бу премияне Девятерня мәктәбенә, Гөлназ Мөэминовага һәм Лиана Габбасовага тапшырам”, — диде Миләүшә Ләбиб кызы.
Укучылар елдагыча “Яшь хикәяче”, “Яшь шагыйрь”, “Яшь хәбәрче”, “Нәфис сүз остасы” номинацияләрендә көч сынаштылар. Быел беренче тапкыр “Яшь рәссам”, “Видеоролик” номинацияләре дә булдырылган. “Яшь хикәяче” номинациясенә йомгакны Наилә Харисова ясады. “Без сәләтле балаларыбыз булуын күреп сөендек. Балалар барысы да теманы дөрес ачканнар, әңгәмә төзи белүләре укучыларның китап укулары турында сөйли. Укучылар Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр, фантазияләрендә туган сюжетны Тукай иҗаты белән бәйли алулары да мактауга лаек. Тик сурәтләү чаралары ярлырак. Бу төзәтә алырдай хаталар”, – диде ул.
“Яшь шагыйрь” номинациясендә укучылар “Туган тел”, “Туган җир” темаларына иҗат иттеләр. Тема яңа булмаса да, балалар аны матур итеп ача алдылар. Алар белән үзем дә шигырь иҗат иттем», — дип, Әлфирә апа яңа гына табадан төшкән шигырен дә укып күрсәтте.