Бөтендөнья татар конгрессында Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлфирә Бәдретдинова булып китте.

“Кичке мәктәптә татар теле укыта идем. Ул укучыларым, 20ләп укып чыкты, хәзер татар теле дәресләрен укытырлык укытучылар юк”, – дип борчылулары белән дә бүлеште ул.
Коми Республикасында барлыгы 10480 кеше яши. Гөлфирә ханым яшәгән Усинск шәһәрендә 4000ләп татар исәпләнә.
– Бездә татар концертлары, фестивальләре үтә, гарәп графикасына өйрәтү классы эшләде. “Болгар” ансамбле, “Дуслык”, “Айсылу” вокал төркемнәре бар. Технология дәресләрендә татар милли ашларын әзерләү буенча дәресләр уздыралар, дип Комидагы милләттәшләребезнең яшәеше белән бүлеште Гөлфирә Бәдретдинова.



 
					
				 
 
			