tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Тукай мәйданы» фортепиано циклы җыентыгы чыккан
Композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Тукай мәйданы» фортепиано циклы җыентыгы чыккан

Композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Тукай мәйданы» фортепиано циклы җыентыгы чыккан

Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, пианист, композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Тукай мәйданы» дип исемләнгән фортепиано циклы җыентыгы дөнья күргән.

«Бу минем беренче авторлык нота басмасы. 12 пьесадан торган «Тукай мәйданы» дигән яңа фортепиано циклы, ниһаять, быел чыкты. Беренче пьесаны биш ел элек язган идем. Узган ел «Кави-Сәрвәр» операсын язып төгәлләгәч, калган пьесаларны иҗат иттем. Пьесалар балалар музыка мәктәпләрендә 3-7 сыйныфларда укучыларга дип язылды. Әсәрне «Тукай мәйданы» метро станциясендәге диварларда ясалган мозаикалы рәсемнәргә карап илһамланып яздым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, метро станциясендә һәр фреска Габдулла Тукай шигырьләре буенча ясалган, фортепиано циклында да әлеге исемнәр урын ала. «Тукайның һәр шигырен табып укыдым, аны музыка аша җиткерергә тырыштым. Фортепиано циклында «Карлыгач», «Ана догасы», «Ай һәм Кояш», «Пар ат», «Кызыклы шәкерт», «Бишек җыры», «Шаян песи», «Фатыйма белән Сандугач», «Туган авыл», «Су анасы», «Шүрәле», «Мәхәббәт» кебек әсәрләр бар», – дип аңлатты ул.

«Тукай мәйданы» фортепиано циклының нота басмасын Миләүшә Хәйруллинадан алырга мөмкин. «Аның тиражы – 500 данә. Шагыйрә Венера Вәлиева-Думаева басмада урын алган Тукайның барлык әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте. Басма балалар музыка мәктәпләренә, сәнгать мәктәпләренә дә барып ирешер дип өметләнеп калам. Иң кызыгы шул – басмада һәр әсәргә QR-код куелган. Аның аша үтеп, әсәрләрне минем башкаруда тыңлап була», – диде композитор.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*