tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды
Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә. Бүген биредә Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы” рәисе Рөстәм Абдуллин булды.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Хабаровск крае җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль округлардагы милләттәшләр белән очрашулар 2018 елдан бирле үткәрелә.

Утырышлар татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклау мәсьәләләрендә иҗтимагый берләшмәләрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан оештырыла.

Очрашуда Саха (Якутия) Республикасы, Забайкалье, Приморье һәм Хабаровск крайлары, Сахалин өлкәсе татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты. Алар Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләрендә татар оешмалары эшчәнлеге турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм 2022 елга эш планы турында фикер алыштылар. Быел берничә мөһим чара көтелә: алар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессы төзелүнең 30 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды һ. б. лар.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының төп проектлары турында сөйләде. 17 февральдә узган “Җәлил укулары” бәйгесе, “Идел йорт” төбәкара театр коллективлары конкурсы, “Татарча диктант” һәм “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре, “Татар кызы” Халыкара конкурсы, “Татар КВН лигасы”, төбәк яшьләр форумнары һ.б. кебек проектлар бөтен Россиядән һәм чит илләрдән катнашучыларны җәлеп итә.

Очрашу татар иҗтимагый оешмалары активистларын бүләкләү белән тәмамланды. Хабаровск шәһәре “Хәбәр” милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәрдин Туктаровка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. “Ерак кончыгыш татарлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Комсомольск-на-Амуре шәһәре Н. Островский исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе мөдире Рәфидә Шарангович һәм “Ерак кончыгыш татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Руслан Гаязов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнделәр. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Хабаровск шәһәре “Хәбәр” милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Рамил Рәхмәтуллинга тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*