tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс дусларын җыйды
Конгресс дусларын җыйды

Конгресс дусларын җыйды

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен, татар хәрәкәте ветераннарын, эшмәкәрләр, сәнгать осталары, дин әһелләрен «Мирас» банкет-холлына җыйды. Гадәттәгечә, үтәсе елга нәтиҗә ясап, нәтиҗәле эшләр өчен тәбрикләү иде оештыручыларның төп максаты.

Бәйрәмне Эдуард Юнысов дога белән башлап җибәрде. Аннары алып баручы Эльвира Голубева сүзне вәкиллекнең җитәкчесе Ринат Насыйровка бирде. Ринат Хәмзә улы, якташларыбызның тырыш, алдынгы булуын билгеләп үтте. Бәйрәмнең девизындагыча, без – бергә, безнең көч бердәмлектә, диде ул. Якынлашып килүче 2026 нчы ел белән котлады. Вилдан Рәхимовны, Зөлфия Хәйретдинованы «Төмән өлкәсенең мактаулы аграрие» исемен алулары белән тәбрикләде. Казан кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның изге теләкләрен җиткерде. Өлкәбез татарларына актив тормыш алып барулары өчен рәхмәтен белдерде. Конгресс эше турында сөйләп китте. Казанга зур форум, җыеннарга Башкортостаннан кала, иң зур делегация булып Төмән өлкәсеннән килүләрен әйтте.

Алар һәркайсында сүз алып һәм дә бүләкләнеп торалар. «2026 ел татар дөньясында Тукай елы дип игълан ителде. Киләсе елда тууына 140 ел булачак Габдулла Тукайга, 120 еллык юбилеен каршы алачак Муса Җәлилгә, татарның башка бөек шәхесләренә багышланган чаралар көтелә. Бүгенге көндә 20дән артык төбәк Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә һәйкәлләр куярга планлаштыралар. 2026 елда Урал федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җыены Ханты-Мансийск шәһәрендә узачак. Аннары Рамазан аенда шундый матур залларда ифтар мәҗлесләрендә очрашып, март аенда эшмәкәрләрне җыярбыз. 2026 нчы елда зур Сабан туйлары да сезнең төбәккә якын җирдә була. XXVI нчы федераль Сабан туе – Омск, халыкара Иртеш буе Сабан туе – Сургут, Казахстан Республикасы Сабан туе Петропавловск шәһәрләрендә узачак. Аларда һәм башка зур чараларда сезне көтеп калабыз. Бердәм булып илебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын», – диде Марс Рифкать улы.

Милләтебез үсешенә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Республика һәм конгресс бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды әгъзасы, бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Бибинур Сабировага «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале бирелде. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Төмән өлкәсе Индрәй бистәсе «Яшь гармун» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Илгиз Ихсанов, Төмән өлкәсе «Яшь буын» төбәк татар яшьләре иҗтимагый оешмасы әгъзалары: Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабиров, Гүзәл Хәлилова, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды рәисе Мөнирә Хөснетдинова бүләкләнделәр.

Тагын да җылы котлауларын Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, чик сакчылары ветераннары өлкә оешмасы җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин һәм башкалар юлладылар.

Бәйрәмне билгеле җырчылар – Башкортостанның атказанган артистлары, композиторлар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар җыр-гармун тавышы белән гөрләтеп җибәреп, «Чимги-тура»быз дәвам итте. Алинә Әхтәриева, «Аккош» кызлары дәртле биюләре, Мансур Кәбиров, Роберт Сабиров, Мөнирә Хөснетдинова, Эльвира Голубева, Марат Вәлеев матур җырлары белән сөендерделәр. Лотерея уйнатылды.

Мул өстәлләр татар ашлары белән тулып торды. Яңа елга көр күңел белән, бергәләшеп фикерләшеп, аралашып керергә көч җыелды. Оештыручыларга күп рәхмәтләр белән төгәлләнде бу көн.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: бәйрәм кунаклары.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*