tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгрессның утырышы узды
Конгрессның утырышы узды

Конгрессның утырышы узды

5 декабрьдә, көннең икенче яртысында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, милли оешма җитәкчеләре “Казан” милли мәдәният үзәгендә агымдагы елда башкарылган эшләргә йомгак ясарга һәм 2016 елга эш планын кабул итәргә киңәйтелгән утырышка җыелды. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты  Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.

Киңәйтелгән утырышта оешма җитәкчеләре үз төбәкләрендә ел дәвамында башкарылган эшлөр турында бәян итте. Чыгыш ясаучылар арасында Пензадан Бакир Акъегетов, Красноярскидан Вагыйз Фәйзуллин, Ульяновскдан Рамилә Сафина, Саратовтан Зөфәр Хәкимов, Бельгиядән Лилия Вәлиева һәм башка татар җәмгыятьләре бар иде.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының узган елда башкарылган эшләренә хисап тотылды һәм киләсе 2016 елга эш планы кабул ителде. План төбәкләрдәге оешмаларны планнары нигезендә эшләнгән. Шулай ук, Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы, дин әһелләре, яшьләр Форумы, Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре, Федераль сабантуе, Бөтенроссия авыл Сабантуе да кергән.

Утырыш ахырыда милли тормышка зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды. Аларны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Соңыннан утырышның резолюциясе кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*