Конкурска халкыбызның шушы ике бөек шәхесе белән бәйле хәлләр, вакыйгалар шаһиты булган укучыларыбызның истәлек язмалары кабул ителә.
Бәйгегә материалларны shahri_chally@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Нәтиҗәләр 2019 елның 25 мартында ясала. Кызыклы язмалар авторларына истәлекле бүләкләр һәм газетабызга бушлай котлау бирү өчен мең сумлык сертификат тапшырыла.