Апрель җиттеме, татар теленә бәйле чаралар, аны оештыручылар “уяна”. Тукайны да, үз телебез барлыгын да искә төшерәбез. Шушы чаралар арасында ел саен узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә бар. Чираттагысы 26 апрельгә тәгаенләнгән.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе – бер көн белән генә чикләнми. Ул ел буе дәвам итә. Быел ул февраль аеннан башланып киткән һәм берничә чараны үз эченә ала: “Татар – дозор” квест уены, “Тяжело с татарским” антипремиясе, татар Википедиясе белән берлектә узган TATAR 4.0 бәйгесе, җанлы музыка ярышы, “Сәлам, Габдулла!” флешмобы. Соңгысы – әле яңалык. Ул Казандагы шагыйрь Габдулла Тукайга атап куелган ике һәйкәл арасын кешеләр тезелгән чылбыр белән тоташтырудан гыйбарәт. Оештыручылар бу флешмобка меңгә якын кешене җәлеп итәргә уйлый. Бу чылбырда Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту дигән мәгънә ята.
Акциянең иң көтеп алынган чарасы – 26 апрельдә Бауман урамында узачак концерт программасы. Биредә яшь музыкантлар чыгыш ясаячак, бүләкләү тантанасы да булачак. Концертны быел да хореограф, “Алтын битлек” иясе Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина алып барачак дип көтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов фикеренчә, күпләр “Мин татарча сөйләшәм”не концерт дип кенә кабул итә.
– Баумандагы концерт чарасы – ул барлык эшләргә дә йомгак ясау. Ә асылда эшчәнлек концерт белән генә чикләнми. Ел да акциягә яңалык кертергә тырышабыз, җырчыларны сайлап алабыз. Күбесен хәтта кире кагарга туры килә, – дип аңлатты Рәдиф Кашапов. Еш кына аңа: “Ни өчен бу артистны чакырмыйсыз? Бу җыры меңләгән кеше җыяр иде!” – дигән сораулар бирәләр икән. – Концертка мең кеше җыя торган җырчылар түгел, ә ни өчен акциягә килдем, ни өчен мондый чараларда катнашам, дигән сорауга җавап бирә алырлык кешеләр кирәк, – дип җавап бирә ул.
Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе Чаллыда да уза. Аларның да эчтәлеге Казандагы белән тәңгәл килә. Чаллы яшьләре Тукай туган көненә перфоманс әзерли, әмма әлегә эчтәлеген сер итеп саклыйлар. Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева сүзләренчә, Чаллы – бәйсез һәм сәләтле кешеләр шәһәре. Әлеге акция дә шундый кешеләрне күрсәтер өчен бер мөмкинлек санала.
Татар теле укытучысы Рашат Якупов акциянең максатларына тукталды.
– Төп максатыбыз – Татарстандагы икетеллелекне саклау, ана телебезне үстерү. “Законда күрсәтелгәнчә, барлык өлкәләрдә дә икетеллелек булырга тиеш. Даими рәвештә дәүләт оешмаларын, коммерцияле оешмаларны күзәтеп барабыз, аларда халык белән аралашу, хезмәт күрсәтү, чыннан да, ике телдә дә алып барыламы – шуны ачыклыйбыз. Татар телен куллануны сорап, хатлар юллыйбыз. Узган ел Татарстан районнары буенча да рейтинг төзегән идек. Быел исә тикшермәдек, чөнки дәүләт без башкарган эшне күпмедер дәрәҗәдә үз кулына алды, ике телне куллану буенча киңәшмәләр оештырыла, – дип сөйләде ул. Әмма активистлар да тик утырмый. Татар телен кулланмаган оешмаларны барлау дәвам итә.
ТАТАР 4.0 дип аталган татар халкына бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге җиңүчеләрен дә җомга көнне концертта игълан итәчәкләр. Аларга акчалата бүләк каралган. “Сәләт ВикиМәктәбе” җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, барлыгы 507 эш кабул ителгән. Язучылар Башкортстаннан да булган. 207 мәкалә, татар Википедиясе таләпләренә туры килеп, икенче этапка үткән. Сан ягы гаҗәпләндерерлек булса да, сыйфат ягы аксый, дип белдерде Тимерхан. Шуңа да мәкалә язучылар белән аңлату эшләре дә алып барыла.