tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмаларының округ җыелышы булды
Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмаларының округ җыелышы булды

Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмаларының округ җыелышы булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә. Биредә Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмаларының округ җыелышы булды.

Җыелышның төп мәсьәләсе булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2026 елга эш планнарын билгеләү торды. Игътибар үзәгендә татар телен һәм мәдәниятен саклау, милли мәгарифне үстерү, яшьләр иҗади инициативаларына ярдәм итү, шулай ук төбәкара багланышларны ныгыту мәсьәләләре булды.

Җыелышта Татарстан Республикасы вәкилләре, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге дә катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппарат җитәкчесе Фәрхәд Латыпов та бар иде.

Катнашучыларның географиясе киң тәкъдим ителде: Башкортостан Республикасы, Адыгея Республикасы, Әстерхан, Волгоград һәм Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Донецк һәм Луганск Халык республикалары.

Утырыш Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Сүзне «Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе Бикмаев Мөхәммәт Җәфәр улына бирделәр. Шулай ук Ростов өлкәсе вәкилләреннән дә сәламләү сүзләре яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*