5-6 мартта Сахалин өлкә сәнгать музеенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Татар мәдәнияте көннәре 5 март көнне 13.30 сәгатьтә рәсми рәвештә ачылачак.
Чара кысаларында татар һәм рус телләрендә мультфильмнар, шулай ук «Орнаменты татарского народа» дигән фильм күрсәтеләчәк, декоратив-гамәли сәнгать экспозициясе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
14.30 сәгатьтә төсле кәгазьдән татар читекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелә.
Барлык чаралар да бушлай.