Самара өлкәсе Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Корбан мәҗлесе үтте
Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерүче бәйрәм — Корбан гаете. Ул Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Сентябрь аенда Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегенә бертөркем хатын-кызлар йөри башлады. Алар җәйге эшләрдән арып, бәрәңгеләрен казып бетереп, ял итәргә җыелдылар. Хатын-кызларны иртән-иртүк бүлек хезмәкәрләре каршы алып, тәмле үлән чәйләре эчереп, төрле күнегүләр ясатып, җырлатып-биетеп, психолог бүлмәсендә ял иттереп, һәркемнең күңелләрен күрделәр.
Ял итүче Сәфиуллина Нурания, Әхмәтшина Галимә һәм Кәлимуллина Сәгыйдә апалар корбан итләре дә алып килделәр. Шуңа да тәмле корбан ашы пешереп, күркәм дини мәҗлес үткәрдек. Анда Сәгыйдә һәм Әминә апалар әрвахларның рухына багышлап Коръән сүрәләрен укыдылар. Сәдакалар таратылды, мул табыннарны әзерләүчеләргә рәхмәтләр әйтелде.

Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк.
Йә, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде, — дип догалар кылды Сәгыйдә апабыз.
Киләсе елларда да исән-имин күрешеп, бәйрәм табыннарында бергә җыелырга язсын иде, дигән теләктә таралыштылар апаларыбыз.
Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА,
Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.
Камышлы авылы.