11 август көнне бөтендөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне республикабыздагы барлык мәчетләр дә үз ишекләрен йөзләгән дин кардәшләребез өчен ачты.

Иртәнге җиде тулганчы мәчет халык белән тулы иде инде. Бер сафта — төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләре. Барысын да уртак бәйрәм хисе, Аллаһы Тәгаләгә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә карата булган ихлас ышану һәм иман китерү бәйли. Җәмигъ мәчетендә бәйрәм хөтбәсен Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин сөйләде. “Корбан гаетен бик нык әзерләнеп көттек, ул шулай матур итеп уза да. Традиция буенча өч мәчетебездә дә бүген бәйрәм табыны әзерләнә, гаеттән соң без һәр килгән кешене сыйлыйбыз. Аннан соң һәркем өенә корбан чалырга ашыга, кунактан кунакка йөрешә. “Иман нуры” мәчетендә гаилә бәйрәме оештырылды, бу исә балаларыбыз да бәйрәмнең матурлыгын белеп үссеннәр өчен эшләнә. Чыннан да, бәйрәм бит ул намаз уку белән генә чикләнми. Намаз, Аллаһы Тәгаләне зурлау, Корбан чалу – бәйрәмнең бер өлеше. Бу көнне туганнарны бәйрәм ашына чакырырга, күчтәнәчләр бирешергә дә кирәк”, — диде ул.
Мөселманнарны бәйрәм белән котларга Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев һәм Шәһәр думасы депутаты Альфред Зиннәтуллин да килделәр. “Минем Корбан гаетендә катнашканым бар, шәһәребезнең төрле мәчетләрендә булдым. Удмуртиядә татарлар үз традицияләрен саклап яшиләр. Дусларым арасында да мөселманнар бар. Бүген мин алар белән бу бәйрәм шатлыгын уртаклашам”, — диде Олег Бекмеметьев. “Әти-әнием, әби-бабайлар – татарлар. Бу — минем нәселем тамырлары. Ә үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Минем дә әлеге бәйрәмгә кушыласым, дин кардәшләремне тәбриклисем килде”, — диде Альфред Зиннәтуллин.

Эльвира Хуҗина.