Казанда Коръәннең кулъязма мүсхәфе язылып беткән. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин «Казан Экспо» үзәгендә узган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтаенда сөйләде.
Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 еллык чаралары кысаларында 2022 елда башлаган иде. Мөфти әйтүенчә, кулъязма 11 чыганакка таянып язылган, бүген бу эш тәмамланган, алга таба китаптагы хаталар тикшереләчәк.
«Кулъязма мүсхәфнең кыйммәтен дөньякүләм танылган галим, Дубайдан Мәэмүн Әр-Рави аңлатты: «Бу мүсхәфнең үзенчәлеге шунда: ул 11 чыганакка таянып языла. Ул эталон булачак, аннан карап башка мүсхәфләр язылачак», – диде. Бу бик югары бәя! Нәзарәт өчен Казанда язылган Коръән башка кыйммәтләре белән дә кадерле: беренчедән, ул – Россиянең яңа тарихында тәүге үрнәк, икенчедән, ул җуелган татар каллиграфиясенең фәнни мәктәбен торгыза, өченчедән, ул Казан дин галимнәренең үз хезмәтләре нәтиҗәсе булып тора. Аны үзебезнең белгечләр күзәтчелеге астында Россия ислам институтында укып чыккан үзебезнең Казан хаттаты язды», – диде Камил хәзрәт.
Чыганак: tatar-inform