«Көрәш чир кебек ул», – ди Зәй егете Радик Сәлахов. Быелгы Федераль һәм Халыкара шахтерлар Сабан туенда, Киров өлкәсендә батыр калган егетнең откан машиналарын да, титулларын да санадык. Ни өчен яшьләр көрәшкә битараф? Оттырганнан соң келәмгә чыгу авырмы?
– Мәрхүм әтиегез Сирин – байтак кына батырларны әзерләгән тренер. Сезне дә көрәшкә ул алып килдеме?
– Әйе. Миңа ул чакта алты яшь иде. Бер көрәшеп карагач, келәмнән чыгасы килмәде. Әти заманында үзе дә көрәшкән. Аннан соң, безнең авылны (Зәй районының Сармашбаш авылы. – Авт.) электән көрәшчеләр авылы дип йөртәләр. Сармашбаш егетләре көрәшсез яши алмыйдыр ул. Һәрхәлдә, без үскәндә, башка малайларга кызыгып булса да көрәшә башлаучылар бар иде. Көрәш чир кебек бит ул. Туктап булмый. Шөкер, җиңүләрем дә җитәрлек. Әмма яулыйсы үрләр дә бар әле.
– Җиңүләр, димәктән, иң әһәмиятлеләрен барлыйк әле.
– Дүрт тапкыр Муса Җәлил турнирында, ике тапкыр дөнья чемпионатында, өч тапкыр Россия һәм биш тапкыр Татарстан чемпионатларында җиңдем. Дөнья чемпионатында тагын берәр мәртәбә җиңәргә иде әле. Тагын бер зур максатым – Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булу.
– Титулларның күп булуы көрәшергә ярдәм итәме?
– Ничек дип әйтергә икән? Аның җаваплылыгы күп. Әйтик, дөнья чемпионатын откан көрәшчедән, кая барса да, җиңү көтәләр. Урамнан кергән малайга җиңелеп булмый. Көчле булуыңны, башка көрәшчеләрдән бер башка өстен булуыңны исбатлап торырга кирәк.
– Җиңелүләрсез дә булмый бит. Алары истә каламы? Бер җиңелгәч, яңадан келәмгә чыгу авыр биреләме?
– Оттыру бик авыр, билгеле. Андый чакта, бүген – ул, иртәгә мин аны җиңәм, дип фикер йөртергә, шуңа ышанырга кирәк. Һәм, әлбәттә, хаталар өстендә эшләргә, шөгыльләнергә, шөгыльләнергә һәм тагын бер кат шөгыльләнергә.
– Радик, быел Киров өлкәсе Сабан туенда унынчы машинагызны оттыгыз. Бәлки, быелга соңгысы да булмас әле. Ул машиналарны нәрсә эшләтеп бетерәсез?
– Күп очракта сатып җибәрәбез. Саклап ятып булмый бит. Кайчакта үзем дә йөрим инде.
– Шулай да, көрәш – шөгыль генәдер?
– Әйе, тормышны алып барырга кирәк бит. Хәзерге вакытта Чаллыда торба заводында эшлим. Ләкин атнасына ким дигәндә өч тапкыр тренировкага барырга вакыт табам.
– Матур гына Әлмәт өчен көрәшеп йөргән җирегездән Лаеш командасына күчтегез. Гомумән, көчле «легионерлар» күп ул командада. Сер булмаса, ничек итеп җәлеп итәләр сезне?
– Шәхсән миңа алар тәкъдим иткән шартлар ошады, баш тарта алмадым. Ә гомумән алганда, Лаешта, башка районнар белән чагыштырганда, җитәкчелек тарафыннан татар көрәшенә зур игътибар бирелә. Бу – бер мөһим ягы булса, матди як – икенчесе.
– Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк: туган авылыгыздагы Сабан туенда баш батыр калумы, федераль дәрәҗәдәге бәйрәмдәме?
– Туган авылда баш батыр калу күңеллерәк тә, мөһимрәк тә. Дусларың, туганнарыңның җан атуын, горурлануын күрү – үзе бер рәхәт. Ләкин федераль Сабан туенда батыр калган юк иде әле, анысына да бик шатмын.
– Соңгы елларда көчле көрәшчеләр рәтендә һаман бер үк егетләр йөри, яңа исемнәр бик күренми. Яшьләр татар көрәшенә нигә битараф икән?
– Татар көрәшенә җитәкчелек тарафыннан игътибар да җитәрлек бирелә, яшьләрнең аз булуы чыннан да борчый. Ә бит өметле, көчле егетләр шактый. Зурлар арасына керә алмыйлар да көрәшне бөтенләй ташлыйлар. Йә булмаса, районнарында игътибар җитми. Аннан соң, хәзер егетләрне башкачарак тәрбиялиләр кебек. Ул да йогынты ясамый калмый.
Заманасы шундый: патриот кына булып булмый, бөтен нәрсә акчага бәйләнгән. Яшь көрәшчеләрне дә ярышларның приз фондларын арттырып җәлеп итеп була, минемчә.
– Гаиләгез бар, тагын бер җанатарыгыз – кызыгыз үсә. Шулай да, тормыш иптәшегез белән сүзгә килгән чаклар бармы?
– Юк, ул минем көрәшүемә каршы түгел. Үзең дөрес дип тапкан вакытта туктарсың, ди ул. Кызым үсә, аңа өч ай булды инде, Аллага шөкер. Күңелле чагыбыз. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсын.
ВРЕЗКА
Радикның әтисе һәм беренче тренеры Сирин Сәлахов сөйләгәннәрдән:
«Шулай бер елны Питрәч районына ярышларга барган идек. Ул чакта Радик IV урында калды. Ярышлар Сабан туе уза торган урында – урман янында узды. Менә шул урманны чыкканчы икәүләшеп еладык… Радик кечкенә иде ул чакта. Өстәвенә тәүге ярышлары. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: җиңелгәннән соң елый икән, көрәшчедән ни дә булса көтәргә була әле. Ә инде җиңелгәннән соң уйнап-көлеп йөрсә, аның белән шөгыльләнүдән файда юк».
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова
Чыганак: vatantat.ru