tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты
Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты

Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты

Казанның Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда Раил Нургалиев баш батыр калды. Җиңүчегә тәкә һәм «Лада Гранта» машинасын бүләк иттеләр. «39 нчы машинам, тәкәләрнең саны юк инде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул югары үлчәү авырлыгында җиңде, аннары баш батыр өчен көрәштә 100 кг да батыр калган Илмир Төхвәтуллиннан өстен чыкты.

Раил Нургалиев җиңүеннән соң татар халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады.

«Форсаттан файдаланып, кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Барыбызга да саулык-сәламәтлек телим, дөньяларыбыз имин, гаиләребез тигез булса иде», – диде Раил Нургалиев.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*