tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшчеләр, фермерлар, ватанпәрвәрләр
Көрәшчеләр, фермерлар, ватанпәрвәрләр

Көрәшчеләр, фермерлар, ватанпәрвәрләр

Дөнья йөзендәге киеренке шартларда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ил икътисадының мөһим тармагына әверелде. Шуңа дәүләт тарафыннан аңа игътибар арта гына бара. Өлкә максатчан программалар кысаларында аграрийларга төрле юнәлеш буенча субсидияләр бирелә. Пильна округы татар авыллары фермерлары шул ярдәмне актив куллана.

Сафаҗайның уңышлы аграр династиясе булып торган аталы-уллы Рөстәм һәм Ринат Сабитовларның КФХсы шул исәптә.

Озак түгел биредә 284 башка исәпләнгән терлекне бәйләмичә тоту абзары (беспривязное содержание скота) төзү башланган. Суыклар җиткәнче яңа корылма астына нигез салынган, аның каркасы ясалган. Шулай ук быел 230 башны үз эченә сыйдыра торган абзарга заманча реконструкция дә эшләнгән.

Дөресен әйткәндә, бу объектларны төзү һәм яңарту чы-гымнарын каплаучы дотация өлкә программасы кысаларында әле күчерелмәгән. Әмма акчалар килеп җиткәнне көтәсе юк, чөнки хуҗалык киңәя, терлекләр саны арта бара. Гомуми алганда, Сабитовларда 1 меңнән артык мал-туар үрчетелә.

2024 елның урып-җыю кампаниясендә механизаторлар 2,7 мең тонна ашлык суктырган. Башка төр бөртекле культураларның да уңышы әйбәт булган. Коры азыкка килгәндә, якынча 5 мең рулон (берсендә 200 кг) печән әзерләнгән, 15 мең иген сенажы һәм башка тупас азык төрләре кайгыртылган.

Ринат Рөстәм улы әйтүенчә, киләсе елга техника паркын яңарту планлаштырыла.

“Приоритетта яңа чәчү комплексы һәм культиватор кайгырту тора. Кадрлар җитмәү зур һәм хәл ителмәслек проблемага әйләнде. Өстәвенә, ул механизаторларга да, сыер савучыларга да һәм башка белгечлекләргә дә кагыла. Бу проблеманы хәл итү юлы – җитештерү процессын роботлаштыруга күчерү булырга мөмкин, мәсәлән, сыерларны саву өчен”, – дип уртаклашты ул үз фикере белән.

Сабитовлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән алган табыштан СВОда Ватаныбыз ихтыяҗын яклаучы якташ-хәрбиләргә һаман өлеш чыгара. Соңгы көннәрдә Ринат Рөстәмович “кайнар нокта”га гуманитар йөк белән төялгән дүртенче автомобиль озатты.

“Кыю сугышчыларыбыз фронтның алгы сызыгында безнең өчен тыныч күк йөзе тәэмин итә. Шуңа күрә без алар алдында түләп бетергесез бурычта һәм эчкерсез ярдәмебез тиздән киләчәк Җиңүгә өлеш булсын иде”, – диде уңышлы көрәшче һәм тәҗрибәле фермер.

Сабитовлар, чын мәгънәдә, туган нигезләре Сафаҗайның патриотлары. Гаилә башлыгы Рөстәм Сафаович әйткәнчә, кече улы Ришат җирле мәктәптә укытучы булып хезмәт юлын башлаган һәм киләчәген ул да авыл белән бәйләргә җыена икән.

Илнар САДЕКОВ.

ФОТОЛАРДА: ферма мөдире Равил Севбянов һәм Рөстәм Сабитов; Ринат Сабитов СВОга автомобиль озата.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*