Җәй — очрашуларга, бәйрәмнәргә, төрле чараларга аеруча бай чор. Шушы көннәрдә, Мичән һәм Керәнне авыллары янәшәсендә табигать кочагында урнашкан ял итү урынында, 1985-2000нче елларда Россия һәм республикакүләм бәйгеләрдә районыбыз данын яклап көрәшкән көрәшчеләр очрашуы булды. Чараны оештыруда Айрат Латыйпов, Ренат Галиәхмәтов, Ленар Хәсәнов башлап йөрде. Очрашуга районыбызның төрле авылларыннан егермедән артык көрәшче һәм тренерлар килгән иде. Һәрберебез күңелләрдә сакланып калган хатирәләр белән бүлеште, истәлекләр барланды,казанда шулпа кайнады,учакта шашлык кызды. Тимершык авылыннан Эдуард Җәләлиевның әнисе Фирдәвес ханым егетләрне ит бәлеше пешереп сыйлады, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев гармун моңнары, җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Мондый чаралар күңелләрне баета, бердәмлек хисен арттыра. Алда күңелле очрашулар әле күп булсын. Көрәш белән холыкларын чыныктырган егетләргә тормыш мәйданында узган көрәшләрдә дә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә яшәргә язсын.
Чыганак: saby-rt.ru