tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корыч беләк сыгылмый
Корыч беләк сыгылмый

Корыч беләк сыгылмый

Малмыж төбәгенең бер гаҗәеп кешесе турында бүгенге мәкаләм. Көләч йөзле, шомырт кара чәчле, кара мыек астыннан елмаеп торган, җор сүзле күңелле кеше ул. Әле яшьләрчә кыяфәттәге бу иргә 70 яшь тула дип әйтмәссең дә.

Бүген менә җиде дистәсен тутырганда, инде күптән оныклар бабасы булган Шамил Мәсхүт улы Гайфуллин үз тормышы турында сөйли. Шамил абый 1954 елны Малмыж районы Актүбә авылында туган.

– Гаиләдә мин икенче бала, Мәнсүрә апам миннән ике яшькә олырак. Миңа бер яшь булганда, әти белән әни аерылышканнар. Сабый гына булсам да, әти мине үзе белән калдырган. Апа – әни белән. Без апам белән бу хәсрәтне авырдан кичердек. Ә алда тагын да зур кайгы көтеп торган. Мин икенче сыйныфта укыганда, әни вафат булды. Әни үлгәч, без әти белән Малмыж шәһәренә күчтек. Шушында ун еллык татар мәктәбен тәмамладым. Аннан шоферлыкка укып, армиягә киттем. Байконурда хезмәт иттем. Шулай хезмәт юлым башланып китте. Армиядән кайткач, биш ел – Малмыж шәһәре милициясендә, аннан соң 22 ел ремзаводта эшләдем. (Шамил абый өлкән лейтенант, запастагы офицер). Соңыннан райпода эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормыш сукмагыннан парлап барырдай ярымны очратып, өйләндем. Гөлфия белән инде 45 ел гомер итәбез. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Хатыным миңа гел терәк булды. Ул бик сабыр, тырыш кеше, мин бик рәхмәтле аңа. Улыбыз да хезмәт сөючән, яхшы кеше булып үсте. Аның хәзер үз гаиләсе, үз тормышы. Инде өлкән оныгыбыз да мәстәкыйль тормыш алып бара. Бүген безнең өчен иң мөһиме – тигезлек һәм сәламәтлек.

Шамил Мәсхүт улын районда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә белмәгән кеше юктыр. Ул Сабантуйларда гер күтәрүче буларак танылган.

– Бу спорт төренә хирыслыгым әтидәндер, – ди ул.

Мәсхүт абый да Сабантуйларда ике потлы герләр күтәреп йөргән. Яшь чагында колхоз амбары янында торган 50 килограммлы герне җиңелчә генә күтәреп йөреп, авылдашларын шаккатырган. Ә үзе нибары 62 кило авырлыкта булган. Шуңа да “тимер кеше” дип йөрткәннәр аны. “Тимер кеше” дип Шамил абый турында да әйткәлиләр.

– Әти мине кечкенәдән гер күтәрергә өйрәтте. Миңа дүрт яшь булганда, 4 фунтлы (1 кг 600 гр) герләр күтәрә идем. 7 яшемдә инде Сабантуйларда 32 килолы герләр күтәреп йөгерә идем.

Шамил Мәсхүт улы гер, штанга күтәрүдә, чаңгыда йөгерү буенча да район, өлкә дәрәҗәсендәге ярышларда күп катнашкан, призлы урыннар алган. Күп кенә грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Спортчы үзен формада тоту өчен даими шөгыльләнеп тора, ике потлы гере гел янында аның: өендә дә, гаражында да. Район Сабантуенда гер күтәрү ярышын алып барырга Шамил Мәсхүт улына тапшырыла. Ике дистә ел инде авыр атлетика буенча ул – хөкемдар. Үзе дә әле яшьләргә бирешми, икешәр  потлы герләрне (барысы 64 кг) күтәреп, призлы урыннар ала.

Гер күтәрүче Гайфуллинның көченә яшь ирләр дә көнләшерлек. Бер кулында гына идәннән гәүдәңне 12-15 тапкыр күтәреп (отжимание) кара әле! Калаклар белән ишеп көймәдә йөрү, кышкы салкында да ялангач, чишмә сукмагыннан йөгереп кайту – үзен физик формада тотарга ярдәм итә.

Шамил абыйның тагын бер мавыгуы – ул балыкчы да. Вак балыклар керсә, аларын иреккә җибәрә, эресен генә тота. Яз көне зур гына судак балык тотканы турында газетка язганнар иде. Шушма елгасыннан 5 килолы чуртан да эләктергәне бар аның.

Шамил абый мәзәк сөйләргә яратучан, күңелле кеше. Сүзләрне арттан алга әйләндереп, тиз-тиз әйтә алуы да күпләрне гаҗәпләндерә. Лаеклы ялда булса да, актив тормыш алып бара ул. Җәмгыять эшләреннән дә калмый. Ветераннар оешмасында да һәрвакыт сафта. 1976 елдан бирле коммунистлар партиясендә тора. “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзасы да.

Малмыжда яшәсә дә, туган авылына эзне суытмый. Гомер көзенә кергән саен туган җир ныграк тарта. Табигате белән хозурланып, хәзер җәйләре авылда үтә аның. Күлдә, елгада балык тотып, урманда гөмбә җыеп җанына ләззәт ала, картаюны да белми. Киләчәктә дә Шамил абыйга “тимер кеше”дәй сәламәт булып, имин тормышта яшәргә язсын!

Рәмзия ХӘКИМОВА

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*