tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кошлар җырын, урман шаулавын тыңларга өйрәткән
Кошлар җырын, урман шаулавын тыңларга өйрәткән

Кошлар җырын, урман шаулавын тыңларга өйрәткән

Иске Кыязлы авылыннан Волкова Мәсгудә Латыйп кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны тәбрикләргә үзе 33 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән мәктәп коллективы, авыл җирлеге вәкилләре, якыннары, оныклары, күршеләре килде. Үзенең истәлекле туган көнен ул якыннары арасында бәхетле әни, әби булып каршылый.

Педагогия ветераны, авылның мөхтәрәм һәм ихтирамга лаек мөгаллиме Мәсгудә Латыйп кызы 1934 елда Куйбышев өлкәсе Шентала районының Әбдеки авылында дөньяга килә.

Беренче сыйныфка укырга барасы елны дәһшәтле сугыш башлана. Ничек кенә авыр, ачлык-ялангачлык, юк чак булмасын, ул бик тырышып укый, белемгә тартыла. Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли ул.

– Сигез дистәгә якын вакыт узса да, сугыш еллары бер дә күңелемнән чыкканы юк, басу-кырларда уңыш өлгергән иде, аны җыеп алу бала-чага, гарип ир-атлар, хатын-кызлар җилкәсенә төште, дип хәтерен яңартты Мәсгудә апа. – Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен булды. Булдыра алганча без, балалар да колхозга ярдәм итәргә тырыштык. Без ипи дигән нәрсәне күрмәдек. Әниләр алабутадан күмәч ясыйлар иде, әрем белән әрекмәнне генә ашамадык, калган бөтен үлән тәмен татыдык.

Мәсгудә Камышлы педагогия училищесын тәмамлый. 1956 елда Иске Кыязлы җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып килә. Үзенең тормышын тулысынча Иске Кыязлы авылы белән бәйли. Авылның акыллы, тыйнак егете Волков Габделхак белән тормыш корып, ике балага гомер бүләк итәләр.

Кызы да, улы да, әниләре сукмагыннан китеп, мөгаллимлек өлкәсен сайлыйлар. Тик ире белән тигез картаерга насыйп булмый Мәсгудә Латыйп кызына, гомер юлдашы яшьли бакыйлыкка күчә. Тик бала хәсрәтенең дә иң ачысын татырга туры килә аңа бу тормышта. Улын югалту әчесен ул Аллаһы Тәгаләдән сабырлык һәм түземлек сорап кичерә.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, кыш чыгарга башкалада яшәүче кызы гаиләсенә китсә дә, җәй айларында ире белән гомер иткән, балалары туып-канат ярган нигезен сагынып кайта юбиляр.

– Балаларымның кадер-хөрмәтен күреп яшим, укучыларым да хәлемне белеп торалар. Барысы өчен дә язмышыма, Аллаһы Тәгаләмә, балаларыма мең рәхмәт, – ди Мәсгудә әбекәй.

Аның эшчәнлегенә укучыларының җылы хатирәләре югары бәя булып тора.

– Шундый киң холыклы, һәр баланың хәлен бер караудан аңлый белгән кеше генә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли аладыр ул, минемчә, – дигән хатирәләре белән уртаклашты укучысы Гайшә Минхәерова. – Мәсгудә апа безне укырга-язарга гына түгел, хезмәт сөяргә дә, әйләнә-тирә мохитне яратырга, кошлар җырын, урман шаулавын тыңларга да өйрәтте. Бүген нәрсәгә килеп тотынсам да, мин беренче укытучымны күз алдыма китерәм.

Аллаһы Тәгалә Мәсгудә әбекәйгә хәерле гомер, шул гомеренә җитәрлек сәламәтлек бирсен иде.

Чыганак: aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*