Районыбыз балалар бакчаларында балаларны халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр дә телләрне өйрәнүгә җитди карыйлар, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Моның ачык мисалы – күптән түгел “Кояшкай” балалар бакчасында булып үткән республика семинары. Ул “Приобщение детей к этнокультурным ценностям в ходе реализации образовательной программы дошкольного образования» дигән тема астында оештырылды.
Тәрбиячеләр Яковлева Н.С., Хасанова С.В. чыгышлары, Казан кунакларының халык уеннары буенча мастер-классы, төрле милләтләрнең мәдәниятенә багышланган мультимедиа проектлары эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
Ханнанова Э.Р.ның татар хатын-кызларының күкрәкчәсен эшләү буенча мастер-классына күпләр бик теләп катнашты һәм күкрәкчә ясарга өйрәнделәр. Семинардан бар да бик канәгать калды.
Зөмәрә Зиһаншина