Казанда көзен Жуковский ур., 12 адресы буенча урнашкан Колодкина йортын төзекләндерүне төгәлләү планлаштырыла. Йөз ел элек әлеге йортта күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән. Халык арасында «гәрәбә йорт» дип танылган мәдәни мирас объекты хәзер реставрациянең соңгы этабын уза. Архитекторлар биредә кулдан килгәнчә узган гасыр атмосферасын торгызырга планлаштыралар. Эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышып кайтты. «Мондый борынгы биналарга җанлы тормышны кайтару мөмкин булуына ышану һәрвакыт авыр. Әмма төзүчеләрнең һәм реставраторларның зур иҗади хезмәте могҗизалар тудыра», – диде шәһәр башлыгы.
Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, 1913 елга кадәр ул дворянка Людмила Колодкинаныкы булган. Фатих Әмирхан әлеге йортта 1916-1926 елларда яши. «Мәгариф», «Кызыл Шәрык», «Безнең юл» журналларында редактор, тәрҗемәче һәм рецензент буларак зур эш башкара. Йорт 2018 елда төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган.
«Әлеге йортны реставрацияләүне ТАССРның йөз еллыгы вакытында төгәлләү аеруча символик. Фатих Әмирхан – танылган язучы һәм публицист кына түгел, ул ТАССР мәгарифен күтәргән татар эшлеклеләренең берсе иде, – диде Илсур Метшин. – Бу – безнең шәһәр, халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте өчен бик кыйммәтле бина. Тиздән бөтен шәһәр халкын сөендерер дип өметләнәбез».
Бинаның милекчесе – «Основа» ҖЧҖ директоры Эдуард Колтун аны реставрацияләү инвесторы да булды, ул 2013 елда йортны сатып алды. Колодкина йортыннан тыш, ул шулай ук Казанда башка тарихи корылмаларны да реставрацияли: Пушкин урамындагы Парамонов йортын, Бертуган Крестовниковлар заводын, «Икмәк базары» комплексын, шулай ук Баһаветдинова бинасын (Мәрҗани урамында) реставрацияләү проекты өстендә дә эш башланды.
Бинаны яңадан торгызу буенча беренче эшләр 2015 елда башланган.
Язучы яшәгән бүлмә беренче катта урнашкан. Мэрга архитектор-реставратор Ирина Карпова аңлатканча, язучының кайда яшәве аның язмаларыннан ачыкланган – Фатих Әмирханның бүлмәсе иң якты булган, ә аның тәрәзәләре берьюлы ике урамга чыккан – Большая Красная һәм Жуковский. Әлеге тасвирламага «гәрәбә йорт»ның бер генә бүлмәсе туры килә – төзекләндерү эшләре башланганчы аның урынында 1-нче номерлы фатир урнашкан булган.
Фатих Әмирхан яшәгән бинада без үзенчәлекле мемориаль бүлмә булдырырга телибез. Әмма музей түгел, ә иҗтимагый зона – кафе, мәсәлән, – дип сөйләде И.Карпова. – Ләкин атмосфера, интерьер һәм декорның элементлары ул заман атмосферасын тапшырачак. Обойларның, рельеф бизәлешләренең, бизәкләрнең якынча нинди булганлыгын фотосурәтләрдән белдек – без әлеге күренешне торгызырга телибез».
Йортта витраж тәрәзәләр һәм гадәти булмаган рельеф бизәкләр инде торгызылган
Колодкина йортының төзелеш тарихы бик бай: әле XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында ук ул ике тапкыр кардиналь рәвештә яңадан үзгәргән. Ул вакытта модерн стиле бик популяр була, һәм, бинаны бу стильгә алыштырып, төзүчеләр тулысынча аның декорын, фасадын үзгәрткән, дип билгеләде И.Карпова. Ә узган гасырның 50-нче елында бер яктан бинага якын итеп «сталинка» урнаштырганнар, тулысынча бер фасадны ябып – моның өчен төзүчеләргә түбәне яңадан корырга туры килгән. 2000 елларда инде йортның икенче ягыннан ук аңа якын тагын бер бина урнашкан булган, бу шулай ук түбәне үзгәртүне таләп итте.
«Түбәне ике тапкыр үзгәртеп ясаганнан соң бинага ике яктан бик көчле йөкләнеш булды. Нәтиҗәдә, без беренче тапкыр авария хәлендәге эшләргә керешкәч, монда бер генә яхшы дивар да булмавын ачыкладык, – дип сөйләде И.Карпова. – Төзелешнең икенче этабы өлешчә генә фундаментсыз да булган. Шуңа күрә безгә конструкцияне көчәйтү буенча кардиналь реставрация эшләре кирәк иде».
Өй диварларында махсус пакерлар да күрергә мөмкин, алар ярдәмендә басым астында реставрация составын баету юлы белән диварларны һәм фундаментларны көчәйттеләр.
Шулай ук мэр Татарстандагы иң кечкенә ишегалдын да карап чыкты. Монда шәһәр башлыгы милекчеләргә берничә өстәлгә кечерәк кенә уңайлы кафе урнаштырырга киңәш итте. «Биредә бик аутентик атмосфера, шәһәр халкына ошаячак», – дип билгеләде И.Метшин.
Икенче катта витраж тәрәзәләр, шулай ук түшәмнәр һәм ишек уемнарында кулланылган рельеф бизәкләр торгызыла. Алар гадәти булмаган техникада башкарылган: XX гасыр башында имән интерьерлар бик популяр булганлыктан, рельеф бизәкләре агачка охшатып ясалган – рәссам аны шундый итеп тасвирлый ки, хәтта тәҗрибәсез кеше гипсны имәннән аера алмаячак. Эдуард Колтун сөйләгәнчә, бүген рельеф бизәкле декорның барлык элементлары да диярлек торгызылган.
Эшләр тәмамланганнан соң, бинаның беренче һәм икенче катларында рестораннар һәм кафелар урнаштыру планлаштырыла. «Һәр катта 3-4 бина, һәрберсенең мәйданы 40-50 кв.м, монокухня һәм гомуми зоналар һәм гомуми керү төркеме белән булачак, дип фаразлыйбыз. «ГастроДом» эш атамасы», – дип сөйләде Э.Колтун шәһәр башлыгына.
«Шәп, сез инде хәзер үк функционалны уйлап чыгаргансыз, яхшы идеяләрегез күп. Димәк, биредә, тарихи үзәктә, тормыш кайный, – дип бәяләде мэр. – Без сезнең белән кайчандыр тарихи биналарны торгызу өстендә эшли башлаган идек, Президент җитәкчелегендә мәдәни мирасның беренче объектларын торгыздык. Ул чагында без беренче кыюсыз адымнарны ясадык. Бүген сез реставрация алымнарында, тарихи мирасны эшкәртү тирәнлегендә һөнәри яктан үскәнсез. Инде күп объектлар эшләгәнгә карамастан, һәрвакыт үткәндәге һәм бүгенге объектларны чагыштырып гаҗәпләнәбез. Әлеге эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәт».
Бүген иң катлаулы реставрация эшләре артта калган инде. Хәзер төзүчеләр эшләрнең финал этабына чыгалар: бизәкләү эшләре, интерьерны бизәү һәм башкалар. Барлык эшләрне көз көне тәмамларга ниятлиләр.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да катнашты.
Ксения Швецова