3 февральдә Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә Түбән Новгород өлкәсенә кергән Сечен округына кергән бердәнбер татар авылының “Красный Остров и его история” исемле китабы презентациясе булып үтте.
Бу чарада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин исеменнән өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Зотов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин исеменнән аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән шушы оешманың Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Татарстанның башкаладагы тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Фикус Мортазин яңа китапның авторлар коллективын һәм залда утырган барча краснайлыларны, хөрмәтле кунакларны җылы сәламләделәр, бу басма әсбапның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Мәскәү өлкәсенең “Татар мәдәни-агарту үзәге” рәисе Рамил Фәсхетдинов кебек башка иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә шулай ук ихластан китап авторларын, аның иганәчеләрен һәм дә барча краснайлыларны тәбрикләделәр.
Китапның максаты, аның эчтәлеге турында төп сүзне шушы китап авторлары коллективын әйдәп баручы халыкара журналист, педагог, публицист, Европа һәм Көнчыгыш илләренең дини, мәдәни һәм тарихи проблемаларын өйрәнүче, “Туган як” газетасында дөнья күргән күп санлы мәкаләләр авторы Гомәр Баутдинов тотты. Ә бу китапның рецензенты – Мәскәү ислам университеты ректоры, тарих фәннәре кандидаты Дамир Хайретдинов, проектның редакторы һәм координаторы – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең куркынычсызлык департаменты җитәкчесе Динар Гайнетдинов.
Әлеге китапка материаллар туплау 5 ел дәвамында алып барылган. Шул вакыт эчендә Красный Остров авылына караган һәм меңләгән битне тәшкил иткән архив документлары табылган һәм өйрәнелгән, күп санлы тарихи һәм кызыклы фактлар тупланган, авылның мәшһүр, күренекле кешеләре һәм аларның казанышлары турында язмалар да бу китапта урын алган. Әлеге авылны татар дөньясына таныткан Нәҗметдиновлар фамилиясе биредә, әлбәттә, беренче сафта.
Краснайлыларга булган кот-лау-теләкләргә кушылып, башкаланың татар мәдәнияте үзәге артистлары залны тутырып килгән тамашачыларга бер дигән концерт та бүләк итте.
Туган авыл
Түбән Новгород өлкәсендә,
Сечен дигән районда,
Гөрләп яши гади авыл,
Күп шәхес туган шунда.
Зурмы дисәң, юк, зур түгел,
Гади генә бер авыл.
Красный Остров диләр аны,
Кешеләре бик сабыр.
Мәдәнә елгасы ага
Авылның уртасыннан.
Бер гасырлык таш мәчете,
Азан яңгырый шуннан.
Аюп коеның суларын
Эчеп үтте балачак.
“Өч каенлык”, “Сары саз”ым
Истә мәңге калачак.
Гөрләп яши Краснай авылым,
Киң урамнар, зур йортлар,
Кырларында мул игене
Шаулап үсәдер, дуслар.
Авылымда эшчән халык,
Җырга-моңга уңганнар.
Әби-бабайлар да безнең
Бигрәк тырыш булганнар.
Гел үзенә тартып тора
Мине туган якларым.
Кайтып керсәм, искә төшә
Үткән бала чакларым.
Алмаштырмам туган жирне
Шәһәргә, чит илләргә!
Әби-бабай туфрагында
Ходай язсын яшәргә!
Рафек ВӘЛИТОВ.
Мәскәү-Мәдәнә.