Түбән Новгород өлкәсендәге Володар районының Красная Горка эшчеләр бистәсендә берничә ел рәттән Авыл көнен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу бәйрәм әлеге җирлектә туып-үскән кешеләрне ел саен бергә җыя һәм аларны яңа эшләргә рухландыра, авылга кайтып, туганнар, дуслар, классташлар һәм авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Ул яңа традицияләрне барлыкка китерә, авылның алга таба да яшәячәгенә ышанычны тагын да арттыра. Авыл көнен үткәрү традициясе – башкалар өчен дә үзләре яшәгән җирлектәге тормышны җанландырып җибәрү өчен матур үрнәк.
Биредә әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнеп, аны ел буе көтәләр. Быел да зур, күңелле һәм матур итеп оештырганнар иде. Анда Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе активистлары да чакырулы иде һәм без, һәрвакыттагыча, әлеге чарага җентекләп әзерләнеп бардык.
Уңган, булдыклы хатын-кызларыбыз белән бергәләп барча кунакларны сыйлау өчен күп күләмдә милли ризыклар пешереп иттек, махсус зур самавыр алып барган идек, мулдан табын кордык. Автономиянең яшь активистлары үзенчәлекле бию номерлары әзерләгән иде. Хәйдәр Невмянов бәйрәм кунакларын моңлы җырлары белән сөендерде. Ә алар бу көнне бихисап күп иде, шул исәптән район администрациясе вәкилләре дә катнашты авыл көнендә.
Бу көнне православие дөньясы билгеләп үткән Алма спасы бәйрәмен дә якка какмыйча, шул уңайдан төрле чаралар оештырылды. Бәйрәмдә җәйге җиләк-җимеш белән бик күп сыйлар тәкъдим ителде һәм шулар нигезендә «Алмаларыбызны данлыйбыз» конкурсы оештырылды. Анда автономиябезнең батыр ханымнары да зур активлык күрсәтте, барлык биремнәрне уңышлы узып, лаеклы рәвештә беренче урынны яулады.
Олылар өчен дә бай программа төзелгән, балалар өчен дә күп кенә мавыктыргыч мастер-класслар, «Якты буяулар» шоусы, аттракционнар, конкурслар, аниматорлар белән күңел ачулар бар иде.
Бар күңел җылыбызны куеп әзерләгән татар чатырының якты бизәлеше, хатын-кызла-рыбызның милли костюмнарын, гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне тәкъдим итү бәйрәм кунаклары, чараны оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде. Аларның һәркайсы милли ризыклардан авыз итеп, татар халкының кунакчыллыгын билгеләп үтте.
Әлеге чараның бер өлеше була алуыбызга бик шат идек. Көне буе дуслар, кунаклар белән саф һавада булып, аралаштык, рәхәтләнеп ял иттек һәм бер дә арымадык. Киресенчә, күтәренке кәеф һәм бик күп бүләкләр белән кайттык.
Юл уңаеннан автономиянең активистларыннан тупланган зур гаиләбез турында да әйтәсем килә – телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга өлеш кертә алуыбыздан бәхетле без. Без бергә һәм бу безнең көчебез.
Форсаттан файдаланып, автономиянең дусты, даими ярдәмчебез, меценат Халит Мостафа улы Сафинга әлеге чарага барырга транспорт белән булышкан өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Шулай ук бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашырга безне дә чакырганнары, һәркайсыбызга зур шатлык һәм онытылмаслык тәэсирләр биргәннәре өчен зур рәхмәт.
Зөһрә АБДУЛЛИНА,
автономия рәисе урынбасары.
Дзержинск.
“Туган як” газетасы.