13-14 август көннәрендә Красноуфимск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә балалар командалары арасында 8х8 футбол буенча өлкә ярышлары тәмамланды. Барлыгы 7 команда катнашты.
Җиңүче булып СШ “ПОЛЕВСКОЙ” билгеләнде. Икенче урынны Красноуфимск балалары отты һәм өченче урынны “Спутник” (Әгерҗе) яулады.
Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.