Оксфордта Ауропа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар арасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры урынбасары Марат Гибатдинов та бар. Ул Ауропадагы татар зыяратларын барлау, мәгълүмат туплап, фәнни яктан өйрәнү турында сөйләде. Бу эш быел, 2017 елда башланып киткән. Тиздән Татарстаннан галимнәре Германиягә юл алачак. Аннан Польша һәм Венгриягә. Туган җирдән читтә күмелгән милләттәшләребезнең исемлеге һәм тарихы барланачак. Бу теманы Польшадан килгән галим,социология фәннәре докторы, Гданскидагы “Ориент” институты директоры Андрей Лимар дәвам итте.
Эстониядән килгән Котхла Ярве шәһәрендәге татар оешмасын оештыручы Гөлзалинә Жехтунова Эстониядәге татарлар яшәеше белән таныштырды. 2015 елдагы халык санын исәпкә алу буенча, татарларның саны кимегән. Илдә барлыгы 2 Бу яшьләрнең башка илгә күчүе, җәмгыять оешмаларының бакыйлыкка күчүе, катнаш никахларның артуы белән бәйлелеген дә әйтеп узды. Үз чыгышында ул милли орнаментларның кулланылышы, татар биюләренең халкыбызны мәдәниятен саклау һәм үстерүдәге роле турында да әйтеп узды. Төрле милли – мәдәни чаралар уздырганда күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен дә җиткерде.
Белосток шәһәрендәге татар оешмасы әгъзасы Мария Хазбиевич үз чыгышында Польшадагы татар яшьләренең милли үзенчәлекне саклап калудагы роле турында сөйләде. Алар оешма каршында “Мәдәниятне саклау һәм үстерү” фонды төзиләр. Алар нәшрият эше белән шөгелләнәләр. Журнал, тематик альбомнар, календар китаплар нәшер итәләр. Өч телдә татар җырлары җыентыгы бастырып чыгарырга җыеналар. 2016 елда уздырган чаралары турында бәян итте. Яшьләр башкаруында җырлар җыентыгы да чыгарганнар. Төрле бәйгеләр, фестивальләр оештырганнар. Агымдагы елда узачак чаралар белән дә таныштырды. 2017 елның 19 августында Крушиняны авылында узачак милли бәйрәмебез Сабантуена да чакырды.