Кучкай Пожары мәчете каршында ике атналык “Дин йолдызлары” дип аталган җәйге ислам мәйданчыгы эшләде. Аны Мәскәүнең “Рисалят” һәм “Ихсан” җирле мөселманнар оешмалары каршындагы мәдрәсә мөгаллиме Гөлнара ханым Әхмәтҗанова оештырды.
Укуларга 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 70кә якын бала йөрде. Өч яшь төркеменә бүленгән укучыларга ислам нигезләрен, гарәп телен һәм намаз уку тәртибен Гөлнара ханым белән бергә “Ихсан” мәдрәсәсенең 2нче курс шәкерте Гөлнар Бабаева (Яндавишча) өйрәтте, ә кочкопожарлы ветеран-педагог Фаилә Курамшина татар телен укытты. Шулай ук шәкертләр имам Дамир хәзрәт Юнисов җитәкчелегендә өйлә намазын укыды.
Укулардан гайре, һәр көн диярлек балалар өчен төрле танып-белү чаралары уздырылды. Мәсәлән, Сергачның “Лидер” ФСКсы каршындагы билбаулы көрәш секциясе тренеры Рафаэль Арифуллин килеп милли спорт төре турында сөйләде, мастер-класс күрсәтте, Мәскәү ислам институтының аспиранты Динара Салахетдинова милләтебезнең һәм авылның тарихы турында лекция белән чыгыш ясады, авылның агач осталары, аталы-уллы Равил һәм Ринат Азизбаевлар үзкуллап җимлек ясарга өйрәтте.
Мөгаллимнәргә волонтерлар да булышты: башкаладан ялга кайткан Рөстәм Әхтәмов һәр көн кизләү суы китереп торды. Кайбер әниләр дә аш-су әзерләргә, табын корырга булышты. Оештыручыларның үтенече буенча Кадрия Курамшина белән Эльвира Хөсәинова (ул мастер-класс та күрсәткән) иртәнге ашка балаларга милли ризыклар пешереп китерде.
Мәйданчыкның эшен йомгаклап, аның соңгы көнендә шәкертләрнең белемнәрен тикшерү буенча конкурс оештырылды һәм бүләкләү тантанасы узды.
Юл уңаеннан, Гөлнара ханым әлеге укуларны оештыру инициативасын хуплап чыккан һәм һәрьяклап ярдәм иткән Дамир хәзрәткә, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллинга, мәйданчык эшен оештыру чыгымнарын каплаган әти-әниләргә, белем биргән мөгаллимнәргә рәхмәт белдерә.
Илнар Садеков
Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары авылы