tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара гимназиясендә Гарәфетдин Хисаметдинов белән очрашу булды
Кукмара гимназиясендә Гарәфетдин Хисаметдинов белән очрашу булды

Кукмара гимназиясендә Гарәфетдин Хисаметдинов белән очрашу булды

Гомерне еллар гына билгеләми, диләр. Шулай булса да, олыгая барган саен, һәркем үзенең яшьлегенә, мәктәп елларына — галстук бәйләп йөргән вакытларына кире кайтып, үткән хатирәләрен яңарта. Еллар узган саен, үзең йөргән мәктәп сукмаклары, таныш баскычлар өзелеп- өзелеп сагындыра башлый.

Язмамның герое Хисаметдинов Гарәфетдин Мингазиз улы да истәлекләргә бай мәктәп елларын, укытучыларының җылы карашын ярты гасырдан артык күңелендә саклап йөргәннән соң, ниһаять, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә үзенең туган мәктәбе – Кукмара шәһәре Ч. Т. Айтматов исемендәге гимназиягә юл ала.

…Таныш сукмаклар, ишегалды, таныш коридорлар Гарәфетдин абыйның хатирәләрен тагын бер кат яңартты. Беренче тапкыр мәктәп сукмагына 1957нче елда аяк баса ул. Беренче укытучысы Җәннәт Гарифовнаны, сыйныф җитәкчесе Софья Сәетовна, Сәкинә Галиулловна, Таибә Закировналарны зур ихтирам белән: «Безне иң көчле укытучылар укытты,» — дип искә ала Гарәфетдин абый. Урта сыйныфларда укыган вакытта, баржаларга утырып, Киров өлкәсенең Уржум шәһәренә С. М. Киров музеена экскурсиягә барулары да күңелендә якты хатирә булып саклана аның.

«Туган җир беркайчан да югалмый, ул һәрвакыт минем йөрәгемдә яши. Бүген дә зур дулкынлану белән туган мәктәбемдә басып торам. Әлеге мәктәптә без гел татарча белем алдык, рус теле дәресләре безгә чит тел буларак кына укытылды. Оныкларым да татар, рус, инглиз телләрендә иркен аралашалар. Бер оныгым, Татарстан данын яклап, татар теленнән Мәскәү шәһәрендә үткән олимпиадада катнашты. Минем өчен моннан да зур бәхет була алмый. Сез дә милләтебезнең алтын баганалары булырсыз дип ышанам» дигән изге теләкләрен җиткерде ул балаларга.

Гарәфетдин Мингазиз улының максаты — милләтебезнең юкка чыгуына юл куймау, татар мохитен саклау һәм яшь буында туган телебез-татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шуны күздә тотып, Казанның Бишбалта бистәсендә урнашкан 15нче татар гимназиясендә инде 16 ел рәттән укучылар өчен шигърият бәйрәме оештыра икән. Гимназиябез укучылары да Гарәфетдин абыйның кунакка кайтуын зур түземсезлек белән көтәләр. Быел да ул, традицияне бозмыйча, гимназиябездә үтүче шигърият кичәсендә катнашып, шигырь сөйләүче һәрбер балага акчалата бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.

Шунысын да әйтү урынлы булыр: әлеге чарада өч дистәгә якын бала катнашты. Заманча музыкага сикерергә яраткан, төрле чит ил көйләрен тыңларга күнеккән үсмерләр әйтерсең сихерләнделәр. Ике сәгать дәвам иткән кичәдә укучылар чын мәгънәсендә шигърият дәрьясында йөзделәр.

Бүгенге көндә Гарәфетдин абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән Казанның Бишбалта бистәсендә гомер итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул һаман да милләте өчен җан атып яши, «Бишбалта авылының мохитен саклау» дигән китап чыгару өстендә эшли. Әлеге бистә тарихына багышланган мәкаләләре даими рәвештә «Ватаным Татарстан» газетасында басылып тора.

Гарәфетдин абый белән Зәйтүнә апаны, күңелләребезгә бәйрәм рухы өстәгәннәре өчен, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдык. Әлеге очрашу хатирәсе безнең күңелләрдә әле озак сакланыр. Бу очрашу соңгысы булмасын, укучыларыбызда туган телебезгә карата булган мәхәббәт сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.

Кукмара шәһәре Ч. Т. Айтматов исемендәге 
1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Нәҗипова Г. Ш.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*