Ике көн рәттән Кукмарабызның үзәк китапхәнәсе хуш исле үләннәр исе белән тулган иде. Нинди үләннәр, дисезме? Хәзер аңлатып китәм.
Кукмараның «Сөембикә» варислары, «Ак калфак», «Салават күпере» оешмасына йөрүче ханымнар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә хуш исле чәй каплары тутырдылар.
Диләрә Нуриева, Тәскирә Салимова, Зөмәрә Җиһаншина, китапханә кызлары тарафыннан оештырылган хезмәт бу. Оешмаларда актив ханымнар бик күп. Әйтүгә ярар дип торучыларны күздә тотуым.
Кемдә чәй ясарга яраклы үләннәр бар, һәркем алып килгән иде. Үләннәр дә булды, кара чәйләр дә күп иде. Шуларны кушып ясап, шактый пакетлар барлыкка килде. Һәм шушы көндә үк ясалган чәйләр махсус хәрби операциягә китеп тә бардылар, берәр бүлмәдә урын алып ятмадылар.
Кырык эшләрен кырык якка ташлап килгән ханымнарга ихтирамыбыз чиксез. Махсус хәрби операциягә ярдәм сораган кайберәүләр алар акча эшлиләр бит дип кенә куялар. Эшләсеннәр, ул акчалар нинди куркыныч җирләрдә яшәп, авыр хезмәт белән алына.
Солдатларыбызга битараф булмасак иде. Аларның тиздән җиңеп кайтуларын көтәбез.
Рафилә Фәттахова, Кукмара
Фото: Валентина Пахомова



 
					
				