tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы узды
Кукмара районы җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы узды

Кукмара районы җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы узды

25 октябрь көнне Кукмара районы Кукмара шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы җирле оешмасының исәп-сайлау җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин, район спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Шәрәфи улы Кашапов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Ильяс улы Ахмадуллин, Кукмара районы хакимият башлыгы киңәшчесе Равия Абдулла кызы Каримуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Язкәр улы Уразаев катнаштылар.

Шулай ук, бу чара кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессының Казан арты зонасы (Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш) җирле оешма җитәкчеләренең күчмә утырышы уздырылды.

Утырышта 2024 елга планлаштырылган эшләрнең торышы, “Шәхесләр елы”на багышланган чараларның үтәлеше һәм 2025 елга эш планнары буенча чыгышлар тыңланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*