Кукмара районы Зур Сәрдек җирлегенең “Ак калфак” оешмасы 16нчы августта 22 хуҗалыклы Кара Елга авылында Кече авыл бәйрәме уздырды. Төрле милли уен-ярышлар белән үрелеп барган концерт программасы, авыл тарихына багышланган истәлекләр, күмәк биюләр һәм җырлар су буендагы түгәрәк аланда яңгырап торды. Бәйрәмдә бу авылның олысы-кечесе бар да катнашты.
Рәмзия Хөсәенова