tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районыннан 38 ел стажлы умартачы Рафис Шәңгәрәев: «Бал кортларыннан үрнәк алабыз»
Кукмара районыннан 38 ел стажлы умартачы Рафис Шәңгәрәев: «Бал кортларыннан үрнәк алабыз»

Кукмара районыннан 38 ел стажлы умартачы Рафис Шәңгәрәев: «Бал кортларыннан үрнәк алабыз»

Рафис абый Шәңгәрәев 38 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә умарталар саны 70кә якын. Шушы четерекле, җаваплы эштә аның уң кулы — тормыш иптәше, беренче гимназия директорының урынбасары Әлфия апа.

Шәңгәрәевларның умарталыгы Югары Оштырма авылында урнашкан. Андагы табигый матурлыкны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Умарталыкка илтүче юлдан зәңгәр, сары, ак, күк төсендәге аллы-гөлле чәчәкләр озата бара. Рафис абый, һәрберсен исемнәре белән атап, безне таныштыра. Ул аларның күбесен үзе чәчкән. «Кортларга ярдәм итәргә кирәк», — ди ул. Шулай ук биредә тирән күл бар, салкын сулы, тәмле чишмәләр дә кайнап чыга.

«Армиядән кайткач, электр челтәре оешмасына эшкә кердем, шул ук вакытта машиналар белән кызыксынып китеп, ремонт белән шөгыльләнә башладым, автосервис ачтым. Әхмәдулла исемле бер бабайга машинасын төзәтеп бирергә туры килде. Ул Өскебаш якларыннан иде. Шул бабай мине умартачылыкка „алып кереп китте“, ике умарта бирде. Бүгенге көндә ул мәрхүм инде, аның эшен улы дәвам итә, кияве дә шул сукмактан бара. Шуннан соң үзебез дә биш-алты корт гаиләсе сатып алдык. Чакмый торган „Карпатка“ токымлы, бик тырыш, күп бал җыя торган кортлар иде ул. Шулай умарта санын арттыра башлагач, чага торган кортлар да килеп керде, башта Камышлыга, аннан Аман-Оштырмага күчендек һәм ахырдан Югары Оштырмага барып урнаштык. Бу элек зур авыл булган, хәзерге вакытта монда ялгыз гына бер әби яши. Җирлек безгә территория бүлеп бирде, үләннәр чәчәргә мөмкинлек тудырды. Умарталык урынында мәчет, аннары мәктәп булган дип сөйләделәр. Тормыш иптәшем мәктәптә эшли бит, шуңа күрә бу факт безгә бик кызык тоелды. Бал кортларына һәрвакыт эш кирәк. Ә эш булсын өчен чәчәк кирәк. Шуңа күрә әйләнә-тирәгә фацелия, кандала үләне, мордовник, синяк, күкебаш һәм башкаларны чәчтек, хәтта юл кырыйларын да буш тотмыйбыз. Урамга чыкканда кесәгә орлык салып чыгып китәм дә төрле җиргә сибеп кайтам. Иң ошаганы мордовник булды. Бик баллы үлән. Кукмарада да өй каршында 21 төп юкә агачы үсә. Шулай ук „Әсәнбаш-Агро“ хуҗалыгы, агрономнар белән дә килешеп эшлибез. Быел алар 12 гектар тирәсе фацелия чәчтеләр. Өченче ел кортлар үлгәндә калдылар. Ярый әле хуҗалык борчак чәчкән иде. Райондагы башка умартачылар белән дә дус-тату без, аралашып торабыз», — дип сөйләде Рафис абый.

Ә Кукмарадагы шәхси хуҗалыкларында Шәңгәрәевларның бер-ике генә умарталары бар. Анысы да алмагач, чәчәкләрне серкәләндерү өчен генә. Аллергияле кешеләр булырга мөмкин, куркыныч бит, диделәр. Әле, моннан тыш, Рафис абый атлар да асрый икән.

Югары Оштырма авылында өч умарталык бар: икесе — Шәңгәрәевларныкы, берсе — Камышлы кешесенеке. Үткән ел Рафис абый үзе янына абыйсы Рафаэльны да чакырып китергән, аның да умарталыгы биредә урнашкан. Бергәләп киңәшләшеп эшлиләр. Алар үзләреннән арткан балны Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Сосновкадан да алып китүчеләр бар, диделәр. Рафис абый корт ояларын, шуларга туры китереп, рамнарны да үзе ясый.

«Умарталыкта беркайчан да эш бетми. Иртә яздан кортларны чыгарабыз, кара көзгә кадәр алар янында кайнашабыз. Тугызга алты метрлы һәм тагын бер кечкенә умарта өебез бар. Кыш көне умарталарны шунда кертеп, ашарларына үзләре җыйган балны куеп калдырабыз. Мин шикәр комы бирү яклы түгел, чөнки аның сыйфаты да ышаныч уятмый, ул рамнарда шикәрләнеп катып калырга мөмкин. Кура җиләге чәчәк аткан вакытта кортлар аера башлый. Ул вакытта биредә еш булырга туры килә. Бик тырыш инде ул бал кортлары, шуларга карап, без дә тырышабыз, тик ятмыйбыз. Быел кышны күп корт үлеп чыкты. Моның серен күпме эзләсәм дә белә алмадым. Умарталыкка килеп керәсең, бер дә корт гөжләгәне ишетелмәгәч күңелсез булып китә. Шуңа күрә сатып та алырга туры килде: Балтач, Нократ Аланы, Мамадышка барып алып кайттым. Аллага шөкер, алар бик уңышлы чыкты. Яз башы кортлар өчен бик яхшы булды, әмма соңрак бераз бозылып алды. Шул вакытта кортларга җылы суга бал болгатып биреп, ашатып, эчертеп саклап калдым», — диде умартачы.

Тормыш иптәше Әлфия апа да Рафис абый янында йөреп шомарып беткән. Ирен ярты сүздән аңлап булышырга гына тора. Алар икесе дә Кукмараныкы, бер мәктәптә, хәтта бер сыйныфта белем алганнар. Бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике оныклары бар.

«Бу — безнең гаилә коргач, бергә башлаган шөгыль. Белемем буенча мин — химия-биология укытучысы, шуңа күрә табигать темасы аеруча якын. Ирем белән бергә үзем дә кызыксындым. Җәй көне буш вакытлар шушында үтә. Әле бал аертканда иртәдән төнгә кадәр эшләргә туры килә. Чиләге белән җиләк, гөмбә җыябыз. Кыш көне исә бирегә машина белән кереп булмый. Лесхоз ягыннан сигез чакрым араны чаңгы белән, чаналар өстерәп киләбез, кар көрибез», — дип сүзгә кушыла Әлфия апа.

Кибет киштәләрендә балның нинди генә төрләре юк. Ә аның кайсы сыйфатлы икәнен ничек белергә соң?!

«Аны аеру бик җайлы, агызып кына карарга кирәк. Сыйфатлы бал өзелмичә агып, тау-тау булып өелеп менә, чыпырдамый. Чын бал утта янмый, кыздырганда да тавышлар чыгармый. Бал кортының бөтен продукциясе дә файдалы. Корт ипие, перга, прополис… Соңгысын җыю бик авыр. Күп дигәндә, аны яз-көз аена 300-400 грамм тупларга буладыр. Без аны сыер мае белән болгатып куябыз һәм төрле авырулардан файдаланабыз. Гомумән, бу якларның табигате бик бай: җиләк, гөмбә, файдалы үләннәр… Иренмичә җыеп куллана белергә генә кирәк», — диде умартачы.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*