tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районыннан Сабирҗановлар спортка син дип эндәшә
Кукмара районыннан Сабирҗановлар спортка син дип эндәшә

Кукмара районыннан Сабирҗановлар спортка син дип эндәшә

Сабирҗановлар, авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә бирелә торган дәүләт программасында катнашып, үзләренә бик матур, иркен йорт салып чыкканнар. Киләчәккә планнары: спорт белән янәшә атлап, балаларын исән-сау үстерү, тәрбияләү.

«Диңгез эченә берәр сәгатьләп йөзеп кергәнмендер. Корабль тора иде анда. Шунда кадәр барып җитмәкче идем. Артка таба борылып карасам, мин диңгезгә кереп киткәндә янәшәбездә булган тауның очы гына күренеп тора. Корабльгә кадәр барып җитмәдем, чөнки ара һаман ерак иде әле, кире борылдым. Яр буена таба ике сәгатьләп йөзгәнмендер. Безнең белән ял итәргә баручылар инде коткаручыларга мине батты, ахрысы, дип барып та әйткәннәр. Ерактан нокта булып күренеп килүче башымны күргәч кенә Рузалия тынычланган».

Илсур абыйның әлеге сүзләрен, чын мәгънәсендә, авызымны ачып тыңладым. Берөзлексез Кара диңгездә өч сәгать дәвамында йөзеп кара әле син! Күз алдына да китерергә куркыныч бит! Узган атнада бер танышымнан Илсур абыйның Сазтамак күлен көн саен берничә тапкыр аркылыга һәм бер тапкыр буйга йөзгәнен ишеткәч тә сокланган идем. Диңгездәге әлеге очракны үзе сөйләгәч, бөтенләй сүзсез калдым.

Зур Кукмарада яшәүче Илсур абый Сабирҗанов, чынлап торып, спортка 32 яшендә «килә». Дөрес, балачакта, яшүсмер вакытта инештә чупыр-чупыр су коенганнарын, тимер юл кырыендагы посадка тирәсендә йөгереп, футбол уйнап йөргәннәрен спорт белән чын-чынлап шөгыльләнүгә санамаганда.

Ни өчен 32 яшендәме? Чөнки ул район янгын сүндерү частена эшкә урнаша һәм, мәгълүм ки, анда спорт нормативларын үтәргә туры килә. Шул вакытта аның бу яктан сәләте ачыла да инде: ул аларны һәрдаим яхшы нәтиҗәләр белән тапшыра. Республика ярышларына да каравыл начальнигы булган Илсур Сабирҗанов еш бара. Улы Илһам сөйләвенчә, берсендә хәтта әтисе бөтен төр буенча беренче урыннарны гына алып кайта. Моннан күп еллар элек янгын сүндерү частенда эшләүчеләргә Ныртымы, Ятмас-Дусаймы якларыннан печән бирелгәч, башкаларның, салга утырып, инеш-елганың аргы ягындагы печән җиренә чыгуларын, ә Илсур абыйның алар янәшәсендә йөзеп баруын әле дә элеккеге хезмәттәшләре елмаеп искә ала.
Авылдашымның иртә яздан караңгы көзгә кадәр көн саен Сазтамак күленә йөри башлавына 15-20 еллап бардыр.

«Быел суы салкынрак булды, 17 апрельдән генә тотындым. Әйе, көн саен барып, бер кат күлне аркылыга берничә тапкыр һәм буйга йөзеп чыгам, якынча 1 сәгать тә 15-20 минутлап вакыт китә. Суда күпме вакыт йөзсәм дә армыйм мин. Бүген менә төшке аш вакытында өлгермәдем, кич белән оныгым Диләне ияртеп барып кайтачакмын. Судан курыкмыйм, коенып чыккач, тәнгә генә түгел, күңелгә дә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек килә. Җиргә кар төшеп, бер кат җебетеп алганчы, ягъни кара көзгә кадәр, яңгырлар явып су пычранганчы күлгә су коенырга йөрим. Башка җирдәге сулыкларны үз итә алмадым. Берсенең астындагы суы салкын булса, икенчесенең киңлеге тар. Ә биредә табигать ел әйләнәсендә дә искиткеч матур. Күңелеңне биреп, күлгә колачлап йөзеп кереп китәсең дә диңгездәге кебек ләззәтләнеп йөзәсең. Җылы якларга барып йөрисе дә юк. Бервакыт Сазтамакта кызык күренешкә тап булдым әле: камышлар эчендә нәрсәдер дөбер-шатыр килә. Карасам, зур гына балыклар, койрыклары белән су өстенә бәрә-бәрә, уылдык чәчәләр икән», — диде ул.

12 ел янгын частенда эшләгәннән соң, Илсур Сабирҗанов авылдагы такта яру цехында, соңгы җиде елда «Урал» җәмгыятендә токарь булып эшли. Кыш көнендә генә ял итә, яз-җәйләрен көн саен станогы артында ул. Спорт белән син дип сөйләшүче Илсур абыйның машина-трактор паркындагы эш урынын күрсәң дә шаккатырсың. Һәрбер кирәкле инструменты үз урынында тәртип белән куелган, һәм буш вакытта җайлы гына итеп кулга алу өчен герләр, гантельләр урын алган, турник, боксер «груша»сы эленеп тора. Әле үзе янына практикага билгеләнгән яшьләрне дә шулар белән шөгыльләнергә мәҗбүр үк итмәсә дә өнди икән.

Сабирҗановлар гаиләсе йөзүдән тыш чаңгыда йөрергә ярата. Көненә 3-6 чакрым йөреп кайталар икән. Әнә биш-алты пар төрледән-төрле чаңгы кар төшкәнне, хуҗалары аңа басканны көтеп кенә тора. Рузалия апа һәм Илсур абый, язгы-көзге пычракларда чаңгыда йөреп булмаганлыктан, кулларына таяк алып, скандинавча йөрүгә күчә.

Кыш көне «сусыз» ничек яши икән, дигән сорау тел очымда әйләнеп йөри. Инде 15-20 еллап урамда көн саен, табигатьтә 40 градус салкын булуга да карамастан, бер чиләк салкын су белән коена Илсур абый! «Сүлпән генә торып чыгасың, суны өстеңә коюга йокы да, иркен сулыш та шунда ук ачыла, кәеф күтәрелеп китә. Сөлге белән ышкынып куйгач, „өр-яңа“ кеше булып өйгә кереп, иртәнге чәеңне эчеп, эшкә тотынасың», — ди ул.

68 яшьлек, кан басымының ни икәнен дә белмәүче Илсур абый Сабирҗанов: «Спорт белән кайчан дуслаша башласаң да соң түгел. Дөрес итеп тукланудан да күп нәрсә тора: мин һәр көнне иртә белән бер кисәк майлы калҗа (сало, — авт.), ел әйләнәсе сарымсак ашыйм», — ди.

Өч бала үстергән Рузалия апа һәм Илсур абый Сабирҗановларның ун оныклары, бер оныкчыклары бар инде. Әби-бабайларының сәламәт яшәү рәвеше — алар өчен матур үрнәк.

Рудник авылында яшәүче Алсу һәм Илһам Сабирҗановларны, быел район Сабан туенда мәйдан түренә чакырып, районның Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Авыл җирлекләре арасында үтә торган район спартакиадасында ел саен актив катнашканнары (быел чаңгыда беренче урынны алдылар), әйткәнемчә, спорт белән син дип сөйләшкәннәре өчен бирелде ул.

Илһам — Илсур абыйның төпчек улы. Бүгенге көндә «Урал» җәмгыятендә төзүче булып эшли. Ә өч бала әнисе, киленнәре Алсу — район бала тудыру йортында акушерка. Илһам тормышта спортның нинди урын алып торганын әти-әнисеннән күреп үссә, Алсуда чаңгыга булган мәхәббәтне Илсур абый яңадан «уята».

«Килен булып килгәч, әтинең режимына шакката идем мин. Иртә белән уянгач, салкын су белән коена, туклануын көйли, табигатьнең нинди ел фасылы булуына карап, бушрак вакытында чаңгыда йөри яки йөзәргә чыгып китә. Мәктәптә укыганда итекле чаңгым гына булганлыктан, пластик, яхшы чаңгыларга бик кызыга, шундыйда йөрергә хыяллана идем. Ә әтидә аларның ниндиләре генә юк! Ул безне үзе белән чаңгы трассасына алып чыккач, ашыктырмый, кызулатмый гына: «Әкрен генә, һава сулап шуыйк, табигатьнең матурлыгын күрик әле», — дип, миндә өр-яңадан әлеге спорт төренә кызыксыну тудырды. Алар белән яшәгән чакта бергәләп үзебезнең чаңгычылар, биатлончылар өчен җан ата-ата, телевизордан ярышлар караганны хәзер елмаеп искә алабыз. Әгәр дә миңа бер ун ел элек, син кыйммәтле, 50-60 мең сум торган чаңгыда йөриячәксең, дисәләр, и юләр, гомердә булмаганны сөйләмә, кем шундый бәягә чаңгы алсын инде, дигән булыр идем. Бүгенге көндә, шөкер, шундый ике төрле яхшы чаңгым бар. Илһамның да, кызыбыз Зөләйханың да чаңгылары берничә, яхшы фирмаларныкы. Ныклап кар ятуга, гаиләбез белән чаңгыга басабыз. Хәтта дүрт яшьлек Зәйнәбебез дә беренче дәресләрне алды инде. Ә Искәндәр исә күбрәк футболга тартыла», – ди Алсу.

Илсур абый уллары Айнур, Илһамны, кызы Айгөлне кечкенәдән үзе белән йөгерергә, чаңгыга алып чыга торган булган. Мөгаен, әлеге «чир» Илһамына шул вакытлардан ук «йогып калгандыр». Ул чаңгыдан тыш, гер күтәрү, аркан тарту ярышларында да даими катнаша. Тимер-томыр эретеп ябыштыру остасы булган Илһамның үз йортлары өчен ясаган эскәмияләре, хуҗалыкларындагы башка эшләре дә сокланырлык. Әтисе шикелле ул да иртәләрен салкын суны үз итә икән.

Ә менә тугыз яшьлек Зөләйхалары барысын да уздыра. Ул, данлыклы тренер Илфар Сәлахов түгәрәгенә йөреп, үз яшьтәшләре арасында ике тапкыр район чемпионы исемен алган инде. Юри генә санаган идек, өч ел эчендә 24 грамота, 2 Кубок, 11 медаль бирелгән аңа. Алар янәшәсендә әти-әнисенеке дә шактый.

Сабирҗановлар, авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә бирелә торган дәүләт программасында катнашып, үзләренә бик матур, иркен йорт салып чыкканнар. Киләчәккә планнары: спорт белән янәшә атлап, балаларын исән-сау үстерү, тәрбияләү. Күз тимәсен, аларын да булдырачаклар.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*