tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды
Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен барлык заманча мөмкинлекләр дә тудырылган.

Кукмара районының Ядегәр авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә үзенең ишекләрен ачты. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен барлык заманча мөмкинлекләр дә тудырылган.

Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Татарстан Республикасы милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, якташыбыз Ирек Һадиев, Татарстан Республикасы милли китапханәсе методисты Рәмзия Гаязова һәм башкалар катнашты.

Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

«Бүген Ядегәр җирлегендә зур бәйрәм. Без заманча таләпләргә туры китереп ясалган модельле китапханәне ачу чарасына җыелдык. Программа буенча районда ике китапханә үзгәртеп корылган иде, быел тагын икесенә яңа сулыш алды. Китапханәдә балаларга да, яшьләр һәм өлкәннәргә дә китаплар уку, ял итү өчен заманча мөмкинлекләр тудырылган. Балалар биредә аеруча еш булырлар, үзләренең буш вакытларын файдалы итеп уздырырлар, белемнәрен арттырырлар дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек, иминлек телим», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

Китапханә мәдәният йортының икенче катында урын алган. Китапханә мөдире Диләрә Миннебаева сүзләренә караганда, биредә Ядегәр, Тарлау, Түбән һәм Югары Шәмәрдән авыллары халкына хезмәт күрсәтелә.

«Без узган ел модельле китапханәләр төзү буенча узган федераль конкурста катнашып, җиңүче дип танылдык һәм сигез миллион сумлык грантка ия булдык. Әлеге акчаларга китапханәгә бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, яңа китаплар кайтарылды. Махсус мәйданчыкларда компьютер, ноутбук, виртуаль күзлек, өй кинотеатры, логопедик өстәл, „Алма“ мобиль өйрәтү комплексы, зур телевизор, курчак театры, интерактив стена, интерактив идән һәм башка бик күп төрдәге җайланмалар урын алды. Модельле китапханәдә Илнура Зарипова белән икәү эшләячәкбез. Исән-сау хезмәт итәргә язсын», — ди китапханәче Диләрә Миннебаева.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*