Балаларга милли тәрбия бирү, аларның үзаңнарын кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, традицияләре белән тулыландыра бару, балаларны тәртипле, әхлаклы, кешелекле итеп тәрбияләү хәзерге вакытта актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки хәзерге заман балалары шул кадәр тиз үсеш ала ки, аның менә шушы үзаңга алу вакытын кулдан ычкындырмыйча бала күңеленә сеңдереп калу – безнең төп бурычыбыз дип уйлыйм мин.
Кукмара шәһәре 4 номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы – шәһәрдә татар телендә белем һәм милли тәрбия бирүче бердәнбер бакча. Биредә милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Балалар саф татар телендә сөйләшәләр, шигырләр сөйләргә, җырлар җырларга өйрәнәләр, төрле милли проектларда теләп катнашалар.Районыбызның “АК калфак” оешмасы тәкъдиме белән “Бишек җырлары” проекты буенча эш башлап җибәрдек.
Бүгенге көндә “Бишек җырлары-халкым мирасы” проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектның бурычы – бишекләр турында күбрәк белү, аларның әһәмиятен өйрәнү, балаларны халкыбызның бишек җырлары белән таныштыру, яшь әниләрне халкыбызның мирасы булган бишек җырларын тормышта кулланырга өндәү, шулар нигезендә балаларына милли тәрбия бирү. Бишек җырлары – дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, татлы йокыга китәбез, моңнарын күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Шуларны истә тотып, көндезге йокыга яткач, бишек җырлары тыңлатабыз. Кечкенәдән бишек җырлары тыңлап үскән балалар тиз йокыга китә, ә бишек җыры ишетмәгән балаларга бу бер кызык кына, алар, күпмедер вакыт тыңлап яткач кына, йокыга китәләр.
Бишек җырлары баланың хәтеренә уңай тәэсир итә, әле сөйләшә белмәгән балалар да бишек җырларын курчакларына көйли башладылар.
Әти –әниләргә таратыр өчен электрон формада “Бишек җырлары” дискы эшләнде, дискта бишек җырлары – халык һәм автор җырларына бүленеп тәкъдим ителде. “Бишек җырлары” дигән брошюралар да эшләдек.
Бу җырлар ни өчен бишек җырлары дип атала соң? Бу да безнең тарихыбызга барып тоташа. Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтүөчен махсус җайланма уйлап тапканнар .Ул “бишек” дип аталган. Ә аларның ниндиләре генә булмаган! Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә,агачны уеп ясалганнары да, тактада сырлап эшләнгәннәре дә… Чын бишекләр белән танышу өчен Кукмара төбәкне өйрәнү музеена экскурсия оештырылды, төрле бишекләрне карап, музей хезмәткәрләреннән бишек, бишек җырлары турында бик күп мәгълүмат алдык. Балалар, хәтта музейда
булган бишекләрне тирбәтеп тә карадылар. Музейдан кайткач,балаларга әти-әниләр белән берлектә “Бишек төрләре” темасына иҗади эш тәкъдим ителде. Балалар бу эшне бик теләп башкардылар, ата-аналар да бик актив катнаштылар.Тал бишек, заманча материаллардан ясалган бишек, талдан үргән арба- бишек, сиртмәле бишек… Балалар бу бишекләрне рәсемнәргә дә төшерделәр, тозлы камырдан әвәләп тә карадылар, соңрак бу эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылды, бакчабызга килгән һәр бала, әти-әни бу күргәзмә эше белән таныша алды. Балалар бишек төрләре турында күпме мәгълумат алдылар! Эшләгән саен яңа кызыклы фикерләр туа.
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия проекты буенча чыгарылган “…диск та зур ярдәм итте. Аны ата-аналар белән карадык,фикерләштек, гаиләдә дә кулланырга кирәк дигән фикергә килдек.
“Кукмара авазы” радиосында айга ике тапкыр “Ак калфак” оешмасы гореф-гадәтләребез турында тапшырулар алып бара.Безне дә җәлеп иттеләр:без исә үз чиратыбызда,эфирдан “Бишек җырлары” проекты турында сөйләдек.
Бишек җырлары проектының йомгаклау чарасы итеп, балалар бакчасында, бик матур авыл өе күренешендә бишек җырлары кичәсе оештырылды. Бу кичәдә балалар, районыбызның“Ак калфак”әгъзалары, әти-әниләр һәм әбиләр катнашты. Балалар бишек турында шигырьләр сөйләделәр, бишек җырлары башкардылар, әниләр, әбиләр үзара бишек җырлары башкаруда ярыштылар. Киләчәктә исә иске би шекләрне табып, аларның тарихларын өйрәнүне дә максат итеп куйдык.
Кичәбездә катнашкан “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы әлеге кичәгә уңай бәя бирде, балалар бакчасының милли тәрбия бирү юнәлешендә бай тәрибә туплануын билгеләп үтте.
Педагогик күзлектән чыгып караганда да бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Беренче еллар, һичшиксез, кеше өчен иң мөһим, кабатланмый торган чор. Бишек җырлары белән безнең киләчәгебез яхшы якка үзгәрер. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Бишек җырлары сүнмәсен, алга таба дәвам итсен.
Шәмсетдинова Гөлшат Шамил кызы,
Кукмара шәһәре “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе